Новости Заинска 18+
Рус Тат
Спорт

Зәйдә спорт сөючеләр пляж волейболында сынала

13 июльдә Зәйнең «Энергия» стадионында «Сәламәтлек» спартакиадасы кысаларында пляж волейболы буенча уеннар үтте. Анда 6 хатын-кызлар командасы, 7 ир-атлар командасы көч сынашты.

Шәһәр беренчелеге өчен үткән ярышларда ГРЭС, «Техно», мәгариф һәм спорт идарәләре, политехник колледж, «Зәй шикәре» заводы, «Динамо» клубы уенчылары үзләрен күрсәтте. Нәтиҗәдә хатын-кызлардан мәгариф идарәсе командасы җиңү яулады. Икенчедә — ГРЭС, өченчедә — «Зәй шикәре» заводы. Ир-атлардан ГРЭС — беренче, «Динамо» — икенче, спорт идарәсе — өченче булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев