Зәйдә яшьләр бил алышты
Спорт

Зәйдә яшьләр бил алышты

Зәйдә 2006-2007 елларда туган яшүсмерләр арасында ирекле көрәш буенча Татарстан беренчелеге узды.

Ярышларда республиканың 15 районыннан 235 спортчы катнашты. Зәйдән әлеге ярышларга 24 спортчы чыкты.

Районыбызда соңгы елларда билбау көрәше зур үсешкә иреште. Монда тренерлар Илнар Хәйруллин, Ленар Кәлимуллин, Илнур Хуҗин һәм Рамил Салиховларның тырышлыгы зур, чөнки нәкъ менә спорт өлкәсендә бу тынгысыз оештыручылар күп көч куя.
Ярышны ачу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан спорт көрәше федерациясе бүлеге башлыгы, ирекле көрәш буенча Россиянең спорт мастеры Альберт Карташов катнашты.

Район башлыгы ярышларны ачып, спортчыларга уңышлар теләде.

-Зәй үзенең спортчылары, спортта яулаган уңышлары белән горурлана, - диде ул.

Район башлыгы ирекле көрәш бүлегендә тәрбияләнүче Никита Силизнев, Данил Карпов, Алинә Хөснуллина, Риналь Шамурзаев, Эвелина Газизова, Всеволод Глушков, Александр Петровларга «Беренче разрядлы спортчы» күкрәк билгеләре тапшырды.

Татарстан спорт көрәше федерациясе бүлеге башлыгы Альберт Карташов ярышта катнашучыларны сәламләп, аларга уңышлар теләде. Район башлыгы Разиф Кәримов, спорт идарәсе башлыгы Илфат Әшрәпов, бик күп ярышларның иганәчесе, шәхси эшмәкәр Марсель Миңнеханов, “Зәй” спорт мәктәбе инструкторы Анна Гулюшова Татарстанда спорт көрәшен үстерүгә актив өлеш керткәннәре өчен Татарстан көрәш федерациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Ярышта зәйлеләр сынатмады. Төрле үлчәү авырлыгында кызлар арасында Валерия Ямбаршева, Полина Колесова – I, Диләрә Хуҗина, Эвелина Газизова - II, Анна Сальлёва, Карина Соколова, Алинә Хөснуллина III урыннарны яуладылар. Егетләр арасыннан төрле үлчәү авырлыгында Данис Землянов – I, Данил Карпов – II, Кәрим Кәлимуллин, Артем Архипов III урынны алды.

Данис Землянов – Илнар Хәйруллинның укучысы. Ирекле көрәш белән өч ел шөгыльләнә. Әлеге ярышта Данис җиңү яулады.

-Мин билбау көрәшенә дусларым чакыруы буенча килдем. Монда шөгыльләнүемә үкенмим. Өч ел эчендә төрле дәрәҗәдәге 40лап ярышта катнаштым. Алар арасында Бөтенроссия, Татарстан бәйгеләре дә бар. Әлбәттә, барлык бәйгеләрдә җиңү яулап булмый. Көрәшче булып җитешү өчен талант кына да җитми, теләк һәм характер да кирәк. Авырлыкларны җиңә белү, артка чигенмәү, гел алга, җиңүгә омтылу кебек сыйфатлар бик мөһим. Спорт бездә ныклы характер тәрбияли, тәртипле тормышка өйрәтә, - ди Данис.
Ярышларның төп хөкемдары Олег Егоров булды.

Фото спорт идарәсеннән


Нет комментариев