Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәй политехника көллиятендә яшьләр белән профилактик эш кысаларында зур спорт чарасы узды

Профессиональ тренерлар һәм спортчылар җиде дисциплина буенча мастер-класслар үткәрделәр, студентларга спорт мөмкинлекләренең төрлелеген күрсәттеләр.

Анда  каратэ һәм тхэквондо,  көрәш һәм билбау көрәше,  грек-рим һәм ирекле көрәш,  йөзү буенча төркемнәргә язылу тәкъдим ителде. 

Спорт мәктәбе тренерлары студентларга үзконтроль һәм конфликтлы ситуацияләрне конструктив хәл итү күнекмәләрен формалаштыруга аерым басым ясалды.

Спорт мәктәбе директоры Рамил Фаршатов спорт эшчәнлегенең шәхес сыйфатларын формалаштыруга системалы йогынты ясавын билгеләп үтте. 

“Даими күнегүләр дисциплина үсешенә, физик сәламәтлекне ныгытуга һәм тотрыклы тормыш позициясен формалаштыруга ярдәм итә”, - диде ул.

Оештыручылар мондый мастер-классларны даими уздырырга, тәкъдим ителгән спорт юнәлешләре исемлеген киңәйтергә һәм көллият студентлары арасыннан күбрәк катнашучыларны җәлеп итәргә планлаштыралар.

фотолар спорт идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев