Зәй көрәшчесе Георгий бронза яулады
Спорт

Зәй көрәшчесе Георгий бронза яулады

24-25 октябрдә Лениногорск шәһәрендә махсус хәрби операциядә һәлак булган С. А. Исаев һәм А.Г. Хавандеев истәлегенә спорт көрәше буенча төбәкара турнир үтте (дисциплина: грек-рим).

Анда Зәйдән дә спортчылар катнашты. 2011-2012 елгы яшүсмерләр арасында «Зәй» спорт мәктәбендә тренер-укытучы Анатолий Терентьев кул астында шөгыльләнүче Георгий Михеев  3 урынны яулады.

фотолар спорт идарәсеннән


Нет комментариев