Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәй көрәшчеләре – республика беренчелеге призерлары

30 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр Казанда 2012-2014 елгы егетләр һәм кызлар арасында көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

«Зәй» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр: 

33 кг га кадәр авырлык категориясендә Карина Власевнина (тренеры И. Хәйруллин) көмеш призер булды.

42 кг га кадәр авырлык категориясендә Данил Хафизов,  62 кг га кадәр авырлык категориясендә Адэль Якупов (тренерлары И. Хәйруллин) бронза призерлар булуга ирештеләр. 

40 кг га кадәр авырлык категориясендә Есения Горошко  җиңү яулады (тренеры Р. Салихов).

37 кг га кадәр авырлык категориясендә Айза Әгъләмова (тренеры Р. Салихов) көмеш,  Надежда Феоктистова (тренеры Л. Кәлимуллин) бронза алдылар.
 40 кг га кадәр авырлык категориясендә Джулия Гафиатуллина көмеш призер булды (тренеры Р. Салихов). 

51 кг .га кадәр авырлык категориясендә Динә Далятова һәм Алия Хәкимова  (тренерлары Р. Салихов) бронза медальгә ия булдылар. 

55 кг. га кадәр үлчәүдә Азалия Әхмәтҗанова (тренеры Р. Салихов) шулай ук бронза алды.

фото спорт идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев