25 октябрьдә Лениногорск шәһәрендә В. Н. Голубев истәлегенә җиңел атлетика буенча республика ярышлары узды.
Анда Зәйдән “Барс" спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Нәтиҗәдә 60 метр арага йөгерештә Александр Кудрявцев – I, 200 метрга Инесса Харитонова – III булдылар. 400 метрга Арина Степанова, Ярослав Юнисов, Максим Храмов – I урын алдылар, ә София Норкина - II булды. 800 метр арага узышта Елизавета Яранцева, Максим Комендантов, Максим Кильганов – I, Дмитрий Уразайкин – II урын алуга ирештеләр. Спортчыларның тренерлары – Ирина Дылевская, Валерий Лисов.
Нет комментариев