Бу көннәрдә Казанда үзәк стадион манежында җиңел атлетика буенча 20 яшькәчә булган яшьләр арасында Татарстан беренчелегенең кышкы этап ярышлары үтте.
Республиканың иң көчле йөгерешчеләре арасында Зәйнең "Барс" спорт мәктәбендә тренер Валерий Лисов кул астында шөгыльләнүче спортчы егет-кызлар югары нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Мария Устимкина 800 метр арада 1нче урын яулады.
2000 метр араны каршылыклар аша үтүдә Богдан Волковка тиңнәр булмаган, ул 1нче урында, ә Адель Шәрәфиев бу дистанциядә 2нче урын алды.
Фотолар спорт мәктәбеннән
Нет комментариев