21 октябрьдә Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе куркынычсызлык буенча чын интерактив мәйданчыкка әверелде.
Беренчедән сигезенче сыйныфка кадәр булган укучыларга янгын куркынычсызлыгы хезмәнетең өлкән дознавателе Лилия Писарева, «Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыяте» җәмгыятенең Зәй участогы башлыгы Любовь Асташина «Танып белү куркынычсызлыгы» социаль проекты кысаларында эшләүче мобиль комплекс күрсәттеләр, ул Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә тормышка ашырыла.
Янгын куркынычсызлыгы буенча дәрес бер сулышта узды: танып белү һәм заманча килеп чыкты. Башта укучыларга янгын чыгу сәбәпләре турында видеоролик күрсәттеләр. Балалар теорияне тыңлап кына калмадылар, ә интерактив тренажерны сынап карадылар, шул ук вакытта йомгаклау викторинасын да бик яхшы башкарып чыктылар.
Мавыктыргыч тестлар һәм уеннардан тыш, балаларга беренчел янгын сүндерү чараларыннан (янгын сүндергечләрдән) ничек файдаланырга, мәктәптән ничек эвакуацияләнергә, янгын чыкканда нишләргә кирәклеген искәрттеләр.
Мондый очрашулар тагын бер кат раслый: янгын куркынычсызлыгы турында сөйләшүләр беркайчан да артык булмый, ә тере диалог һәм уен форматында кагыйдәләр яхшы үзләштерелә.
- фотолар район янгын күзәтчелеге бүлегеннән
Нет комментариев