Юл иминлеге өчен кешеләрнең игътибарлыгы кирәк
Юл куркынычсызлыгы

Юл иминлеге өчен кешеләрнең игътибарлыгы кирәк

Кичә Зәйдә район башкарма комитеты каршында эшләүче юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышында юл иминлеген тәэмин итүче мөһим факторлар турында сөйләштеләр. Комиссия рәисе Эмиль Галеев юл иминлеге илебезнең төп социаль бурычы булып тора, дип ассызыклады.

- Безнең комиссиянең бурычы төбәгебездәге юл хәрәкәте иминлеге белән бәйле вазгыятьне даими күзәтүдә тоту. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә юлларның торышын контрольдә тоту һәм транспорт инфраструктурасын оештыру өчен җаваплылык гамәлгә ашырыла. Балалар аварияләрен профилактикалау бурычы аерым игътибар таләп итә. Шуңа күрә мәктәп укучыларының һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә грамоталылыгын арттыру буенча системалы чаралар алып барыла.

Билгеле булганча, быел  районда юл эшләре берничә программа буенча башкарыла. Район буенча барлыгы - 29,3 км арада 1,13 млрд сумлык эш төгәлләнү алдында тора, - диде ул үз чыгышында.

автор фотосы, юл иминлеге өчен һәркем җаваплы
автор фотосы, юл иминлеге өчен һәркем җаваплы 

Фактлар игътибарлылыкны арттыру кирәклеге турында сөйли

Агымдагы елның тугыз  ае нәтиҗәләре буенча Зәй районы территориясендә 396 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 15ендә 12 кеше җәрәхәтләр алган, 7се үлгән. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләренең гомуми саны 26га арткан, зыян күрүчеләр белән юл-транспорт һәлакәтләренең саны 6 фактка кимегән. Транспорт чараларын исерек килеш йөртүчеләр гаебе белән тугыз ай эчендә юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәгән. 

“Бу юнәлеш буенча көн саен эш алып барыла, атна саен рейдлар үткәрелә, анда максималь күләмдә шәхси состав җәлеп ителә. 2026 елның 9 аенда 69 машина йөртүче исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен тоткарланды һәм машина йөртү хокукыннан вакытлыча мәхрүм ителде. Шул исәптән 6 машина йөртүче исерек хәлдә транспорт чарасы белән кабат идарә иткән өчен тоткарланды, монда инде җинаять җаваплылыгы каралган”, - ди инспекция башлыгы Рамил Гарифуллин. 

Ә иң күп зыян күрүчеләр булган юл-транспорт һәлакәтләренең төп төрләре түбәндәгечә:

автор фотосы, саннар артында -  кеше гомерләре
автор фотосы

Киңәшмәдә фикер алышулардан күренгәнчә, юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу белән бәйле: тизлек режимын үтәмәү, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу, дистанцияне дөрес сайламау, җәяүлеләр кичүләрен узу кагыйдәләрен бозу, җәяүлеләрнең кагыйдәләргә игътибарсызлыгы. Рамил Гарифуллин кагыйдә бозуның аяныч нәтиҗәләрен конкрет мисалларда да күрсәтте.

“Агымдагы айда иң авыр нәтиҗәләргә китергән юл-транспорт һәлакәте турында кыскача искә төшерәм. 14 октябрьдә 12 сәгать 30 минутта  «Зәй - Сарман» автомобиль юлының 8 км. да Changan автомобиле йөртүчесе Сарман авылы ягыннан Зәй шәһәре юнәлешендә хәрәкәт иткәндә, таләпләрне бозып,  каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага чыга. Гәрчә әлеге урында  «узып китү тыела» дигән  юл билгесе гамәлдә булса да. Нәтиҗәдә  каршы яктан хәрәкәт итүче  КАМАЗ машинасы белән бәрелешә, шуннан соң Changan машинасы юлның сул ягындагы кюветка төшә, транспорт чарасына ут каба. Ә машина йөртүче һәлакәт урынында ук үлә.

Мондый хәлләр булмасын өчен һәркемнән кагыйдәләрне төгәл үтәү таләп ителә”, - дип басым ясый инспекция башлыгы. 

автор фотосы, комиссия утырыш барышы
автор фотосы, комиссия утырышы

Яктылыкны кире кайтаручы элементлар, “Халык контроле” системасы

Хәзер көннең якты вакыты нык кимеде, бу чорда исә  һәр җәяүленең, олыларның һәм балаларның киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элемент булуы мөһим. Ел башыннан 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 4 юл-транспорт һәлакәте булган, нәтиҗәдә 4 бала яраланган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәте саны 1 фактка арткан.  Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ата-аналарга баланың яктылыкны кире кайтара торган элементлар киюен тәүлекнең вакытына һәм елның вакытына бәйсез рәвештә контрольдә тотарга киңәш итә.

Мәгариф учреждениеләрендә балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау, юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау чаралары турында «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Зәй районы буенча бүлек башлыгы Вадим Иванов сөйләде. Әлеге эш районда актив алып барыла. 

Татарстан Республикасында юллардагы вазгыятькә җәмәгать контролен тәэмин итү максатларында «Халык инспекторы» Дәүләт мәгълүмат системасы файдалануга тапшырылды, ул гражданнарга кәрәзле телефонга урнаштырылган кушымта ярдәмендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны теркәп куярга һәм хокук бозучыларны административ җаваплылыкка тарту өчен аларны дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләренә җибәрергә мөмкинлек бирә.

 2026 елның 9 аенда «Халык инспекторы» дәүләт мәгълүмат системасы ярдәмендә Зәй районы буенча дәүләт автоинспекциясенә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу (каршы як полосада хәрәкәт итү, светофорның кызыл утына чыгу, җәяүлеләргә хәрәкәттә өстенлек бирмәү) турында 176 хәбәрнамә кергән.

Шулай ук комиссия утырышында  районда 2026-2027 елларның көзге-кышкы чорында юлларны карап тоту эшләрен оештыру, бозлавыкка каршы материаллар әзерләү буенча  «Татнефтедор» ҖЧШнең Зәй автомобиль юллары идарәсе башлыгы Дмитрий Шашин  һәм «Благострой» ҖЧШ директоры Максим Сабанов хисап тоттылар. Шәһәр юлларындагы куркынычсызлык турында шәһәр башлыгы урынбасары Илнур Шакиров сөйләде.


Нет комментариев