Зәйдә узган уңыш бәйрәменнән соң районга килгән мәртәбәле кунаклар көзге кыр эшләре барышы белән дә таныштылар. Аларны район башлыгы Разиф Кәримов озатып йөрде.
Кунаклар “Восток” агрофирмасының “Кадер” җитештерү бүлекчәсе чөгендер басуында соңгы гектарларда алып барылучы татлы тамырны казу эшен күзәттеләр. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марат Кәримов Зәй аграрийларының тырыш хезмәтен югары бәяләде.
- Зәйлеләр авыл хуҗалыгы тармагында үсемлекчелек буенча республикада алдынгылар. Һава шартларының төрлелегенә карамастан алар бөртеклеләрдән мул уңыш җыйды, уңдырышлылык бер гектардан уртача 34 центнер тәшкил итте. Ә шикәр чөгердеренең уңышы бер гектардан рекордлы күләмдә – 570 центнерга җиткән басулар бар. Алны-ялны белми хезмәт куйган механизаторларга, белгечләргә зур рәхмәт, - диде ул.
Разиф Кәримов та әңгәмә барышында район аграрийларының яхшы эшенә рәхмәт белдерде.
- Заманабыз югары технологияле техника белән эшләү мөмкинлеге бирсә дә, һәр уңышның нигезендә кеше хезмәте ята, шуңа да җиргә, авыл хуҗалыгы тармагына җан аткан һәр зәйлегә хөрмәтебез зур. Бүген без иң-иңнәргә бүләкләр тапшырдык, барча хезмәтчәннәргә рәхмәтебезне җиткердек. Һәр ел саен мул уңышка сөенеп яшәргә язсын, - дип билгеләде.
Җитәкчеләр чөгендер казуда эшләүче механизаторлар белән шәхсән аралаштылар.
Нет комментариев