Зәй фигуристлары ярышларда уңышлы чыгыш ясады
Спорт

Зәй фигуристлары ярышларда уңышлы чыгыш ясады

2 ноябрьдә Казанда «Кубок юного чемпиона», дип аталган фигуралы шуу ярышлары үтте.

Анда Зәйнең “Давыдов-Арена” боз сараенда, тренер Гөлназ Шәйхетдиновада шөгыльләнүче яшь спортчылар катнашты.
Нәтиҗәдә үз яшь категорияләрендә Самира Фәйзуллина – I, Эльвина Гомәрова - II, Радмила   Серозетдинова - III,  Әминә Габидуллина, Азалия Җиһаншина – IV, Радислава Рыцова, Карина Абдуллина -  V урыннарны алдылар.

фотолар спорт идарәсеннән


Нет комментариев