Радик Сәлахов мастер-класс үткәрде
31 октябрьдә Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә спорт һәм осталык бәйрәме үтте.
Мәктәбенең "көрәш" түгәрәгенә йөрүче яшь көрәшчеләре уникаль мастер-классның шаһитлары һәм катнашучылары булдылар. Мактаулы кунак һәм остаз булып Россиянең атказанган спорт мастеры, халыкара класслы спорт мастеры Радик Сәлахов булды. Ул балалар өчен күрсәтмә дәрес үткәрде, анда көрәш техникасының һәм тактикасының яңа, нәтиҗәле элементларын күрсәтте һәм алар белән эшләде.
фото спорт идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев