Зәйгә 4020 доза вакцина кайтартылган
Сәламәтлек

Зәйгә 4020 доза вакцина кайтартылган

Үзәк массакүләм мәгълүмат чараларында инде сезонлы кискен респиратор вируслы инфекция белән авыручыларның кайбер төбәкләрдә күпләп ачыклануы турында язалар.

Шуңа да тиз көннәрдә профилактик чараларны күрә башлау мөһим. Ә иң ышанычлысы гриппка каршы вакцинация ясату, диләр белгечләр.

Зәй үзәк дәваханәсенә  4020 доза вакцина кайтартылган. Аның  1260 данәсе – балалар,  2760 данәсе өлкәннәр өчен. 

«Бу сезонда без барлыгы 30 800 кешегә вакцина ясарга планлаштырабыз. Шуларның 5 980е – балалар, 24 820се – өлкән кешеләр. Иң беренче чиратта прививка ясату 60 яшьтән өлкәннәргә, балаларга, сәламәтлеге буенча куркыныч төркемендәге кешеләргә һәм йөкле хатын-кызларга кирәк. Гомумән, саклану, профилактик чаралар күрү беркемгә дә комачауламый. Без теләгән һәркемне үзәк дәваханәдә прививкалар ясау кабинетында көтеп калабыз”, - ди дәваханәнең  табиб –эпидемиологы Резидә Абзалова.


Нет комментариев