Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә мошенниклыкның дүрт очрагы теркәлгән.
14 сентябрьдә бүлеккә Зәйдә яшәүче 64 яшьлек хатын-кыздан гариза керә. Интернет челтәрендә бушлай белдерүләр сайтында ул алданып, 48 мең сум акчасын югалткан.
Шул ук көнне 26 яшьлек хатын-кыз полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә. Ул Египетка тур сатып алам дип, кырыгалдарлар кармагына төшкән һәм 293 мең сум акчасыннан колак каккан.
51 яшьлек хатын-кызга МАХ мессенджерында янәсе хезмәттәше 12 мең сум акча биреп торуын сораган. Акчаны хатын-кыз дустына түгел, ә мошенникларга күчергән булып чыккан.
42 яшьлек хатын-кызның МАХ мессенджерын “ватып”, шулай ук 12 мең сум акчасын урлаганнар.
“Мошенниклык фактлары буенча җинаять эшләре ачылды, аларны кылучыларны ачыклау буенча оператив эзләү чаралары үткәрелә”, - дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.
Нет комментариев