Яңалыклар

Татарстанда 5 меңнән артык гаилә ана капиталын балалар белеменә юнәлткән

Татарстанда биш меңнән артык гаилә ана капиталы акчасын балаларга белем бирү өчен файдаланган. Бу — дәүләт ярдәмен куллануның иң популяр юнәлешләренең берсе, дип хәбәр итте «Татар-информ» Россия Социаль фондның ТР буенча бүлеге матбугат хезмәтенә сылтама белән.

«Ана капиталы акчалары белән түләнә торган белем бирү хезмәтләре мәктәп яки югары уку йорты белән генә чикләнми — акчаны балалар бакчасына, түгәрәкләргә, секцияләргә һәм курсларга да юнәлтергә мөмкин. Иң мөһиме – оешманың белем бирү эшчәнлегенә лицензиясе булырга тиеш. Гариза онлайн яки Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлегенең клиентлар хезмәтендә бирелә», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Программа гамәлгә кертелгәннән бирле республикада 50 меңнән артык гаилә ана капиталын балаларны укытуга юнәлткән.

2026 елда ана капиталының күләме:

  • беренче бала өчен 728 921 сум;
  • икенче яки аннан соңгы балалар өчен 963 243 сум.

Нет комментариев