Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Бөгелмәдә менингококк инфекциясе таралуга юл куймау өчен ашыгыч чаралар комплексы оештырды.
Барлык контактта булган затлар медицина күзәтүе астында, вакцинация һәм химиопрофилактика алалар.
Тикшерүгә сәбәп булып Губин исемендәге яшьләрне сәламәтләндерү үзәгендәге фаҗига тора. 1 ноябрь кичендә анда ял итүче кызларның берсе баш авыртуыннан зарланган, икенче көнне аны хастаханәгә салганнар, әмма баланы коткарып кала алмаганнар.
Башлангыч диагноз - инфекциянең бик тиз үсүче формасы.
Ведомствода ассызыклыйлар: менингококк еш кына симптомсыз уза. Әмма генерализацияләнгән формалары бик куркыныч, ә үлем очраклары 40% ка җитә. Сәламәтлек саклау министрлыгы республика халкына температураның кискен күтәрелүе һәм тәндә тимгелләр барлыкка килү очракларында тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә чакыра
Нет комментариев