Иртәгә 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көнендә, Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда төрле халыклар мәдәниятына кагылышлы зур концерт оештырыла
Бәйрәм чарасында “Энергетик” Мәдәният сарае каршында эшләүче иҗат коллективлары төрле халыкларның биюләрен, җырларын башкарачак, күп милләтләрнең Татарстаныбызда гореф-гадәтләр, мәдәни багланышларны уртаклашып яшәвен чагылдырачаклар.
Бәйрәм концерты көндезге сәгать 10да башлана. Анда гаиләләр белән килү сорала.
Нет комментариев