Югары Мәлем мәктәбендә хәрби егет белән очрашу узды
Безнең геройлар

Югары Мәлем мәктәбендә хәрби егет белән очрашу узды

Югары Мәлем мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашлары Вячеслав белән очрашу узды.

Вячеслав хәрби зонада “Малой” позывноен йөртә. Ул 2023 елда мобилизацияләнгән, ә туган якка ялга кайткач балалар белән иң мөһим нәрсәләр турында сөйләшү өчен мәктәпкә килергә вакыт тапкан.

Батырлык юлы: повесткадан алып дәүләт бүләкләренә кадәр

Владимир һәм Гөлсинә Абрамовлар гаиләсендә ике ул үскән. Гөлсинә ханым Чирмешән ягында туып үскән, Мәлем килене. Түбән Кама шәһәрендә яшәгән Абрамовлар лаеклы ялга чыккач, төп нигезне бетермәс өчен авылга кайталар.
Вячеславка мобилизация башлангач та повестка килә. Ул инде китәргә әзер була. Әмма аның үз эше булганлыктан, китүне кичектереп торалар. 2023 елның апрелендә махсус хәрби операциягә алына.

Вячеслав хәрби батырлыклары һәм фидакарьлеге өчен дәүләт бүләкләренә, медальләргә дә лаек булган. Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, авылның легендар шәхесе Петр Гаврилович Абрамовның оныгы башкача булдыра да алмый.

Уку, патриотизм һәм үзара ярдәм хакында

Укучылар белән әңгәмә эчкерсез һәм чын мәгънәсендә  дулкынландыргыч булды. Вячеслав  алгы сызыктагы эш көннәре, катлаулы шартларда безнең сугышчыларыбызның батырлыгы, үзара ярдәмләшү һәм рухи ныклык турында сөйләде. Ул бүген укуның, белем алуның һәм чын патриот булуның никадәр мөһим булуына аерым игътибар бирде.

Кадерле кунакка мәктәп буйлап экскурсия уздырылды. Вячеслав махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Динар Борһанов исемендәге Герой партасын, укучыларның алгы сызыктагы сугышчыларга окоп шәмнәре ясавын һәм үлән чәйләре әзерләвен, шулай ук балалар һәм ата-аналар фронтка кирәкле әйберләр җыйган гуманитар ярдәм почмакларын карады.

фото мәктәптән
фото мәктәптән

Очрашу ахырында барысы  бергәләп Вячеславның бабасы, Югары Мәлем мәктәбенә нигез салучы Петр Абрамов истәлегенә куелган мемориаль тактага чәчәкләр салды.

“Буыннар бәйләнеше - ул безне көчлерәк итә торган әйбер. Вячеславка батырлыгы һәм безнең янга килергә вакыт тапканы өчен рәхмәт. Без Геройларыбыз белән горурланабыз һәм аларны җиңү белән туган якларда көтәбез!” – ди мәктәпнең тәрбия буенча директор киңәшчесе Ландыш Насыйрова.

  • Фотолар мәктәптән.

Нет комментариев