Зәй балалары «Йолдызлы көз» бәйгесендә сыналды
Мәдәният һәм сәнгать

Зәй балалары «Йолдызлы көз» бәйгесендә сыналды

Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сараенда көзге каникуллар чорында мәктәп укучылары өчен күп төрле чаралар оештырыла.

Алар төрле бәйгеләрдә сыналудан да курыкмыйлар. Мәдәният йортының «Росток» вокаль студиясендә шөгыльләнүчеләр бу көннәрдә  Чаллыда узган «Йолдызлы көз» яшь башкаручыларның республика фестиваль-конкурсыннан күп бүләкләр алып кайттылар.

«Эстрада вокалы, соло» номинациясендә безнең балалар бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр:

 Глеб Макаров – I дәрәҗә лауреат дипломына;

Ева Комлева – I дәрәҗә Дипломга; 

Милана Афанасьева – III дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды. 

 Коллектив җитәкчесе Людмила Заплутахинага талантларны әзерләгәне һәм аларга ярдәм иткәне өчен зур рәхмәт!

  • фотолар мәдәният сараеннан

Нет комментариев