Татарстан почта бүлекчәләре Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан эш графигын үзгәртә
Яңалыклар

Татарстан почта бүлекчәләре Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан эш графигын үзгәртә

4 ноябрь Россия Почтасының республикадагы барлык бүлекчәләре өчен ял көне булачак. 3 ноябрьдә почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара.

Халыклар бердәмлеге көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак.

Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр.

Кайбер бүлекләр башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен рәсми  сайтта pochta.ru  ачыкларга мөмкин.

Зәй шәһәрендәге почта бүлегендә  4, 6, 8 ноябрь – ял көннәре.

Ә 5, 7 ноябрьдә почта бүлеге көндезге сәгать 9дан  2гә кадәр эшли. Почта бүлекчәсе янәшәсендәге сәүдә ноктасы 9дан кичке 6га кадәр эшли, биредә газета-журналларга язылу мөмкинлеге бар.


Нет комментариев