Игелекле гомер: педагогик хезмәте ветераны Александра Красновага  90 яшь тулды
Яңалыклар

Игелекле гомер: педагогик хезмәте ветераны Александра Красновага 90 яшь тулды

Кабан-Бастрык авылында игелекле гомер күчерүче педагогик хезмәт ветераны Александра Красновага 1 ноябрьдә 90 яшь тулды. Матур гомер бәйрәмен ул балалары, оныклары, туганнары, авылдашлары белән каршы алды.

Александра Антоновнаны юбилее белән  котларга Дүрт-Мунча авыл җирлеге башлыгы Радик Ситдыйков, Түбән Биш мәктәбе директоры Лариса Иванова килде. 

Сугыш һәм гаилә

Александра апа Антон Николаевич һәм Прасковья Марковна Чатовларның сигез балалы ишле гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Антон дәдәй Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка китә, алгы сызыкта, каты сугышлар вакытында күп тапкырлар яралана. Озак вакыт госпитальләрдә дәваланганнан соң аны пароходка утыртып кайтарып җибәрәләр. Яр Чаллы пристаненнән элеваторга ашлык ташучы Түбән Биш авылына кайтучы җигүле атка утыртып ике култык таягы белән инвалид булып кайткан хәлсез Антон дәдәйне ат арбасында кайтучылар өйләренә күтәреп кертеп куялар. Аның тәнендә 22 яра һәм ядрә кыйпылчыклары була.

Госпитальдә аягын кистерергә рөхсәт итми. Прасковья түти дару үләннәре белән дәвалап улын аякка бастыра. Антон дәдәй төзелеш бригадасында эшли. Ул бик оста итек басучы да була, аңа авыл халкы һәм күрше-тирә авыллардан да бик күп кеше мөрәҗәгать итә. 

фото гаилә архивыннан
фото гаилә архивыннан

Балаларга багышланган гомер

Александра Антоновна 1961 елның сентябрендә Кабан-Бастрык мәктәбенә пионервожатый булып эшкә килә, аннан соң мәктәп яны интернатында тәрбияче булып лаеклы ялга чыкканчы бер урында эшли. Сайлау вакытларында колхозда ул агитатор һәм алыштыргысыз сайлау комиссиясе секретаре була. 

Мәктәп, авыл тормышында ире Алексей дәдәй белән икесе дә актив катнашалар. Алексей дәдәй гармунда уйный, матур тавыш белән җырлый, Александра түти дә кушылып җырлый торган була. Төрле бәйрәмнәргә багышланган концертлар алдыннан әле Александра Антоновна җыелган авыл халкына политинформация үткәрә, лекцияләр дә укый. 

Тату тормышта алар ике ул үстерәләр. Уллары Вячеслав, Александр Кабан-Бастрык авылы сигезьеллык мәктәбендә, аннан соң Түбән Биш мәктәбендә өлгергәнлек аттестаты алып, үзләренә ошаган һөнәрне сайлап, армия сафларында хезмәт итәләр. Александр - Иркутскида, ә Вячеслав Балтыйк диңгезендә моряк булып өч ел хезмәт итә. Вячеслав армияга кадәр дә, армиядән соң да гел бер урында Зәйнең тәгәрмәчләр заводында фрезеровщик булып эшли. Шул заводта эшләүче Поповка авылы кызы Любовь белән танышып тормыш коралар.

Александр Зәй эчке эшләр бүлегендә шофер булып эшләде, ул да тормыш иптәшен ерактан эзләми, җиңгәсенең авылдашы, классташы, Поповка авылы кызы, Зәй шәһәре һәм районы башкарма комитетында бухгалтер булып эшләүче Людмила белән тормыш кора. 

Бала кайгылары да күрергә туры килә Александра апага. Улы Александрны югалткан.

фото: гаилә архивыннан
фото гаилә архивыннан

Коллектив көчле, укучылар күп иде

"Кабан-Бастрык авылының, мәктәбенең гөрләп торган чагын, бигрәк тә мин эшли башлаганда мәктәп директоры Рәшит Ибраһимович Юнысов һәм аның хатыны Бәрия Габделхаковна Шәйдуллинаны, Фоат Габдуллович Габдуллин һәм хатыны Рәгидә Габдульяновнаны, Альберт Петрович Абрамов һәм хатыны Людмила Васильевна Шигаеваны, бергә тату һәм дус булып эшләгән Җәмилә һәм Риф Сәхаповларны сагынып искә алам. Ул вакытларда мәктәп коллективы зур, бик көчле, ярдәмчел, тату һәм дус иде, укучы балалар күп иде. Людмила һәм Альберт Абрамовлар белән бергә эшләгән чаклар да гел истә.

Людмила Васильевна бик төпле, белемле, туры сүзле укытучы буларак күңелдә калды. Ул укыткан укучылар ел да олимпиадаларда катнашып, югары күрсәткечләргә ирешеп, призлы урыннар яулап мәктәбебез данын күтәрәләр иде. Яшьлек дустым, авылда клуб мөдире булып эшләгән Марина Никаноровна Петрованы, аның белән бергә сәхнәләрдә җырлауларыбызны сагынып искә алам”, - ди хезмәт куйган чорларын сагынып Александра Антоновна.

  • Фотолар шәхси архивтан.

Нет комментариев