Имәнлебашта көзге каникуллар «Тылсымчылар иленә сәяхәт» белән башланды
Яңалыклар

Имәнлебашта көзге каникуллар «Тылсымчылар иленә сәяхәт» белән башланды

Имәнлебаш авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә көзге каникулларның беренче көннәрендә үк «Тылсымчылар иленә сәяхәт» дигән мавыктыргыч уен-квест оештырылды.

Китапханәче Гөлнара Яббарова балаларны серле маҗаралар дөньясына алып керде.

Балалар үзләрен чын тылсымчылар итеп хис иттеләр: серле биремнәрне үтеп, табышмаклар чишеп, мавыктыргыч маҗараларга кушылып, тылсымлы дөньяга чумдылар. Һәр этап аларны яңа ачышларга һәм күңелле сюрпризларга алып килде.

Мондый чаралар яшь буынның иҗади сәләтен үстерергә, тапкырлыкка һәм командада эшләргә өйрәтергә ярдәм итә.

Көзге яллар дәвам итә — алда тагын кызыклы очрашулар, мастер-класслар һәм мавыктыргыч чаралар көтә. Имәнлебаш мәдәният йорты һәм китапханәсе һәрвакыт яңа талантларны һәм шат йөзләрне каршы алырга әзер. Бу көннең матур мизгелләре һәркемнең күңелендә якты эз калдырды һәм каникулларга кабатланмас ямь өстәде.

  • Фотолар мәдәният йортыннан.

Нет комментариев