Бүген «Алтынчәч» бакчасында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан «Без дуслыгыбыз белән көчле! Ватаныбыз белән горурланабыз!» дигән күңел ачу чарасы узды.
Балалар бәйрәмдә туган илебезгә булган мәхәббәт һәм хөрмәт хисе турында фикер алыштылар.
Чара тантаналы рәвештә Россия Федерациясе гимны белән башланды. Аннары балалар патриотик җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, тематик уеннарда катнаштылар, Ватаныбызның тарихи үткәне һәм мәдәни мирасы, шулай ук Татарстан Республикасы һәм туган шәһәребез Зәйнең истәлекле урыннары белән таныштылар.
Бәйрәмнең төп максаты – мәктәпкәчә яшьтәге балаларда туган җиргә мәхәббәт, дәүләт символикасына хөрмәт тәрбияләү, илебезнең барлык халыклары арасында туганлык мөнәсәбәтләре нигезендә дуслыкка һәм үзара ярдәмләшүгә өйрәтү.
- фотолар балалар бакчасыннан
Нет комментариев