«Восток» агрофирмасы комбайнеры Ислам Насыйбуллин «Хезмәт кешесен зурлыйбыз» яшь комбайнчылар арасында өченче урын алды.
Арчада «Хезмәт кешесен данлыйбыз» 18нче республика конкурсына йомгак ясадылар. Анда Татарстанның 40 районыннан 35 яшькә кадәрге яшь механизаторлар катнашты.
Катнашучылар ике этапта – теориядә һәм гамәли ярышларына сыналды.
Теоретик биремнәр агротехнологияләр, техника төзелеше һәм куркынычсызлык таләпләрен белүне үз эченә алды. Ә гамәли бәйге ашлык җыю машиналарын көйләү һәм җитешсезлекләрне тиз арада таба алу буенча уздырылды. Ислам әлеге биремнәрне иң яхшы үтәүченең берсе булды.
Җиңүчеләрне Арча район мәдәният йортында тантаналы төстә тәбрикләделәр. Зәйдән Ислам Насыйбуллин өченче дәрәҗә җиңүче дипломы, премиягә сертификат һәм башка бүләкләр алды. Бу инде аның әлеге бәйгедә икенче ел рәттән катнашып бүләкләнүе.
Ә Исламны ярышка әзерләгән һәм озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен, район авыл хуҗалыгы идарәсенең механикалаштыру буенча бүлек башлыгы Марсель Рәхмәтов, республика беренчел профсоюзлар оешмасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Нет комментариев