Бүген Зәйнең Аксар авылында җирлек башлыкларының чираттагы күчмә семинары үтте. Әлеге чаралар районда җитәкчеләр катнашында уртак мәсьәләләр турында фикер алышу, авыл халкы тормыш-көнкүрешен уңайлырак итү ысулларын барлау, конкрет җирлек мисалында аерым территорияләрне тәртипкә китерүне карау максатында оештырыла.
Табигый тирәлеккә игътибар
Бүгенге традицион очрашу матур кояшлы иртәдә район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин җитәкчелегендә Аксар авылы янәшәсендәге күркәм урыннан, “Аксар чишмәсе” буеннан башланды. Әлеге чишмәне шушы авыл кешеләре Кираметдин Бәдретдинов гаиләсе һәм Әхмәт Гайфуллин төзекләндерү өчен башлап йөргәннәр. Ә узган ел Экология министрлыгы ярдәме белән аны яңартканнар. Хәзер исә ул авыл җирлеге карамагындагы иң күркәм урыннарның берсе булып, авыл кешеләре тарафыннан чистартылып тора.
Аксар җирлегендәге тагын бер истәлекле, халыкның яраткан урыны булып Сабантуйлар үткәрелүче, халык телендәге “Алма бакчасы”тора. Семинарда катнашучылар монда милли бәйрәмне уздыру өчен күрелгән чаралар, тудырылган шартлар турында белделәр. Ә мәйданчыкка керү юлында ике яклап утыртылган зәңгәр чыршылар аеруча игътибарны җәлеп итте. Бу чыршылар Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан, батыр якташлар истәлеге хөрмәтенә утыртылган.
“Алар барысы да ныгыды, үсеп киттеләр. Без аларны мәктәп коллективы белән бергәләп карап, тәрбияләп торабыз. Менә кышка керер алдыннан яшь үсентеләр авыр кар катламы белән басылып имгәнмәсен өчен агач саклагычлар ясап куйдык”, - ди авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов.
Ил сакчылары якташлары күңелендә
Шулай ук семинар эше быел гына Аксарда асфальт түшәлгән юлларны карау, мәктәп эшчәнлеге белән танышу, авыл уртасындагы һәйкәлне, янгын куркынычсызлыгы депосын, мәчетне карау белән дәвам итте. Мәктәптә директор Рафаэль Хәсәншин укыту, тәрбия эшләре белән таныштырды, мәктәптә махсус хәрби операциядәгеләрнең портертларыннан төзелгән стендны тәкъдим итте, биредә үк һәлак булган биш егетнең аерым урынны биләвен ассызыклады, мәктәп музее белән таныштырды.
Аксар җирлегеннән барлыгы 42 ир-егет махсус хәрби операциягә киткән. Ә мәчеттә бүгенге көндә 18 авыл апасы махсус хәрби операциядәгеләргә маскировка челтәрләре үрү белән мәшгульләр, иң олысы Миңлебикә апа Борһановага 73 яшь. Алар инде 891 данә челтәр үреп хәрби зонага озаткан.
“Көн саен иртәнге 7дән көндезге 11гә кадәр эшлибез. 2022 елда башлаган идек, бер ара мәдәният йортында эшләдек, хәзер инде анда чаралар күп оештырылу сәбәпле мәчет бинасында челтәр үрәбез, хәзрәтебезгә рәхмәт моның өчен. Без монда электр энергиясеннән дә файдаланабыз, шуңа күрә, мәчеткә ярдәм булса яхшы булыр иде. Ә солдатларга ярдәм өчен бөтен авыл халкы булыша. Үрелгән челтәрләрне авыл җирлеге башлыгы һәм без иптәшем Кираметдин белән шәһәргә китерәбез”, - ди Дөрия апа Бәдретдинова.
Ә Сания апа Садыйкова челтәр үрү белән беррәттән солдатлар өчен эчке киемнәр, табигать төсендәге материаллардан хәрбиләргә костюмнар тегүе турында да уртаклашты.
“Бу көннәрдә генә егетләребездән әлеге костюмнар турында җылы хәбәр алдык. Алар бу киемнәрнең дошман күзеннән саклану өчен бик зур ярдәм итүен әйтеп, рәхмәт белдерәләр. Безнең өчен әлеге сүзләр бик мөһим, максатыбыз егетләребезнең җиңү белән тиз көннәрдә туган җиребезгә кайтулары бит”, - ди Сания апа.
Чын күңелдән ил батырлары өчен тырышып хезмәт куючы апаларга Петр Сергеевич аерым рәхмәт белдерде, сезнең ил сагы өчен керткән өлешегез бәяләр бетергесез, диде ул.
Пленар утырыш
Алга таба фикерләшү авыл мәдәният йортында үтте. Биредә семинарның пленар өлеше булды. Анда 9 ай эчендә авыл җирлекләрендә башкарылган эшләр һәм аларның икътисади үсеше турында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Розалия Сәхәбетдинова хисап тотты. Аның сүзләренчә, Аксар җирлеге беренче бишлектә.
Ә төп доклад белән җирлек башлыгы Юрий Гыйльманов чыгыш ясады.
- Быел Аксар авыл җирлеге барлыкка килүгә 100 ел. Хәзерге вакытта җирлеккә 7 авыл керә, аларда 1610 кеше яши. Авыл халкы актив яшәешкә омтыла. Җирлегебездә 7 крестьян-фермерлык хуҗалыгы, 31 шәхси эшмәкәр бар. Халык һәртөрле программалардан файдаланып эшләргә тырыша. Авылларыбызда кешеләрнең көнкүрешен яхшырту өчен күләмле эшләр район башлыгы, республика җитәкчелеге ярдәме белән алып барыла.
Авылда иң мөһим булган эшләр - юлларны заманча төзекләндерү, яктылык булдыру һәрчак көн үзәгендә. Быел гына да Аксарда Колхоз, Вахитов, Ленин, Тукай, Мәктәп урамнарын асфальтладык, янгын куркынычсызлыгы өчен чаралар күрдек, күп кенә кече авылларда зиратларны төзекләндерү эшләре башкарылды, авыллар урамнарына үзара салым хисапларына вак таш җәелде, - диде ул.
Алга таба да Аксар җирлеге үсешкә омтыла.
Петр Уразайкин, семинарга йомгак ясап, Аксар җирлеге үрнәгендә авыл җирлекләре башлыкларына үз территорияләрендә тирәлекләрне тәртипкә китерү алымнарын карарга, тәҗрибә уртаклашырга чакырды.
Нет комментариев