Зәйдән Зәринә Әхмәтшина “Россиянең яшь талантлары»  конкурсында призер булды
Мәдәният һәм сәнгать

Зәйдән Зәринә Әхмәтшина “Россиянең яшь талантлары» конкурсында призер булды

Казанда РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелган Гомумроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

22 сентябрьдә Казанның “Сәйдәш” Мәдәният сараенда  “Россиянең яшь талантлары" Гомумроссия конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны котладылар. Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган әлеге проект 2006 елда гамәлгә куелды  һәм сәнгать белеме системасында яшь талантлар өчен иң әһәмиятле иҗади ярышларның берсе булып санала. Аның алыштыргысыз оештыручысы булып П.И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы академия музыка училищесы тора.

Конкурсның масштабы шаккатыргыч: 2026 елда Россиянең төрле төбәкләреннән 13 яшьтән 19 яшькә кадәрге 7000 нән артык яшь талант җиңү өчен көрәште. Конкурс сәнгатьнең барлык төрләрен диярлек үз эченә алган 11 номинация буенча узды.

Өченче урын өчен диплом Зәй балалар музыка мәктәбендә тәрбияләнүче, укытучы Люция  Кадырова сыйныфында укучы, виолончельда уйнаучы  Зәринә Әхмәтшинага тапшырылды. Бу танылу укучы һәм аның остазы хезмәтенең югары  нәтиҗәсе булды.

  • фото музыка мәктәбеннән

Нет комментариев