19 сентябрьдә Казанда СССРның спорт мастерлары Александр һәм Илья Горшуновлар истәлегенә ирекле көрәш буенча республика турниры узды
Ярышларда бөтен республикадан, шулай ук Тольятти һәм Арзамастан 220 спортчы катнашты. Зәй данын әлеге ярышларңда тренер-укытучы Илнар Хәйруллинның шәкертләре яклады.
Нәтиҗәләр куанычлы:
- 28 кг га кадәр авырлык категориясендә Минеев Егор;
- 35 кг га кадәр авырлык категориясендә Мугурбиев Әбүбәкер;
- 45 кг га кадәр авырлык категориясендә Әмир Хөснетдинов чемпион булдылар.
- 38 кг га кадәр авырлык категориясендә Хисмәтуллин Арслан көмеш призер булды.
- 30 кг га кадәр авырлык категориясендә Рыскулов Богдан;
- 35 кг га кадәр авырлык категориясендә Шәфиев Батыр;
- 38 кг га кадәр авырлык үлчәмендә Фаршатов Динар бронза призерлар булдылар.
Нет комментариев