22 сентябрьдә Зәйнең Мирный бистәсе паркында террорга каршы «Дуслык күпере» дип аталган танып-белү уен программасы узды.
Программа гадәти күңел ачу буларак түгел, ә кешеләрне берләштерә, аларны көчлерәк итә һәм куркыныч идеяләрдән саклый торган мөһим сөйләшү буларак уйланылган иде.
Беренче өлештә балалар террорчылыкның нәрсә икәнен, уяу булырга, провокацияләргә бирешмәскә һәм чит йогынтыга «юк» дип әйтә белергә кирәклеген белделәр. Иҗади хезмәткәрләр катлаулы әйберләрне аңлаешлы һәм гадел аңлату өчен гади мисаллар һәм тормыш ситуацияләрен кулландылар.
Аннары уен блогы башланды. “Ышаныч сүзе”, "Тревога сигналы", "Рәсем җыеп ал" һәм "Янәшәдә ярдәм" кебек берничә станцияне балалар командаларга бүленеп үттеләр. Һәр уенда зирәклек күрсәтеп кенә калмыйча, бер-береңне тыңлый, килешә һәм бер-береңә ярдәм итә белүне дә күрсәтергә кирәк иде. Бу көнне һәркем аның өчен дуслыкның нәрсә аңлатканын һәм ни өчен аны саклау мөһим икәнен аңлады.
- фотолар Мирный мәдәният йортыннан
Нет комментариев