Югары Мәлем мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Җылы оекбашлар» хәйрия акциясе тәмамланды.
Санаулы көннәрдә 50 пардан артык җылы оекбаш укучылар, педагоглар һәм ата-аналарның уртак көче белән җыелды.
Тиздән салкын, яңгырлы көннәр, кара көз башланачак. Безгә тынычлыгыбызны саклаучылар турында уйларга вакыт. Шул уңайдан Югары Мәлем авылы мәктәбе «Җылы оекбашлар» акциясен уздырды. Акция кысаларында укучылар, укытучылар һәм хезмәткәрләр, әти-әниләр махсус хәрби операциядә катаншучы сугышчыларга посылкалар җыярга берләште. Һәм хәзер иң кирәкле әйберләрнең берсе — җылы оекбашлар.
Алгы сызыкта теләсә нинди вак-төяк әһәмияткә ия. Оекбашлар монда бик тиз туза, ә аякларны җылы һәм коры килеш тоту - сәламәтлекне саклау һәм рухи кәефне саклап калу дигән сүз. Гади бер пар оекбаш - ул әйбер генә түгел, ә туган йортның бер кисәге, «без сине хәтерлибез, без көтәбез» дигән тыныч билге.
“Яшьармиячеләр” һәм “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары гуманитар йөкне төргәкләүне һәм тапшыруга әзерләүне үз өсләренә алдылар.
- Фотолар мәктәптән.
Нет комментариев