Урта Багражда  ире махсус хәрби операциядә һәлак булган Римма Абрамова үз тавышын бирде
Яңалыклар

Урта Багражда ире махсус хәрби операциядә һәлак булган Римма Абрамова үз тавышын бирде

Бүген Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар башланды.

Урта Багражда беренче булып сайлауга махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган, Батырлык ордены белән бүләкләнгән Григорий Абрамовның тормыш иптәше Римма Федоровна килде.

1458нче сайлау участогы Урта Баграж мәдәният йортында урнашкан. Сайлаулар гимн белән башланып китте. Урта Багражда халык бик актив. Иртәнге сәгать 8гә инде сайлау участогы ишекләрен ачканчы килүчеләр дә бар иде.

-Ил-көннәребез тыныч булсын, балаларны бәхетле киләчәк тормыш көтсен дигән теләктә килдес сайлауга. Махсус хәрби операциядәге егетләрнең исән-сау Җиңү белән кайтуларын телим, - диде Римма Абрамова.

Аннан ирле хатынлы Александр һәм Татьяна Кондрабаевлар үз тавышларын бирде.

“Акрынлап килә торалар, үз тавышларын бирәләр, бер-берсе белән күрешәләр, хәл-әхвәлләрен белешәләр. Сайлауга килүчеләргә махсус беләзекләр бирәбез, алар белән мәдәни һәм спорт учреждениеләрендә бушлай төрле чаралар карарга мөмкинлек бирелә”, - ди сайлау комиссиясе рәисе Зинаида Утяганова.


Нет комментариев