Зәй балалар музыка мәктәбе укучысы - Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе
Мәдәният һәм сәнгать

Зәй балалар музыка мәктәбе укучысы - Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе

31гыйнвар - 4 февральдә Казан дәүләт консерваториясендә «Идел симфониясе» Бөтенроссия башкаручылар конкурсының 2 туры уза.

“Идел симфониясе” Бөтенроссия кыллы һәм бәрмә инструментларда башкаручылар бәйгесендә Мәскәү, Санкт-Петербург, Саратов, Барнаул, Самара, Уфа, Тюмень, Тольятти, Казан һәм Зәй шәһәрләреннән конкурсантлар катнаша.
Бәйгедә "Кыллы инструментлар " номинациясендә балалар музыка мәктәбе укучысы Виктория Уразайкина чыгыш ясады.
Жюри аның  чыгышын I дәрәҗә лауреат дипломы белән бәяләде.
Бәйгегә Викторияне остазлары Люция Кадыйрова һәм Светлана Рыцова әзерләде.
 


Нет комментариев