Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдә урып-җыюда катнашачак техниканы кабул иттеләр

Зәй районы аграрийлары җиң сызганып агымдагы ел урагына төшәргә әзерләнә.

Бүген район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы белгечләреннән торган комиссия уракка төшәсе авыл хуҗалыгы техникасы әзерлеген һәр агрофирмага чыгып карап, “Урак-2026”га әзерлекне күздән кичерде. Кысакасы, район агрофирмаларында комбайннар парады үтте. Биредә комбайннар һәм урак чорында эшләячәк төрле техника сынау узды.

Быелгы елның Тукай әйткәнчә, җил дә вакытында исеп,  яңгыр да вакытында явуы игеннәрнең күкрәп үсүенә сәбәп булды. Дымы да, җылысы да җитәрлек, әзер инде шул булган мул уңышны җыеп алырга мөмкинлек, яхшы һава торышы бирсен Ходай. Игенче, комбайнчы, авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәре алдында район кырларыннан барлыгы 34 мең гектарда бөртекле культураны җыеп алу бурычы тора. Район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев белдерүенчә, шуның 16600 гектары көзге бодай. Бу төр икмәккә аеруча зур өметләр баглый белгечләр. Инде хәзердән үк гектарыннан 47-48 центнер уңыш алу фаразлана. Шулай ук 7100 гектарда – язгы бодай, 9300 гектарда – арпа һәм башка культуралар өлгереп килә. Башаклары  сары төс алып, дулкынланып утыручы иген басулары һәрберебезне, бигрәк тә игенче-комбайнчыларны җилкендереп тора, алар өчен бик тиздән мөһим, җаваплы чор башланачак.

Ә өзеклекләрсез эшләүгә һәр техниканың алдан ук алгы сызыкка куелуы бик кирәк.  Шуңа да бүген район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре белән берлектә агрофирмаларга чыгып уракка төшәсе комбайннарны, авыл хуҗалыгы техникасын карады, механизаторлар белән аралаштылар.   

 Иң беренче әзерлекне карау  “Зәй” агрофирмасы “Кадер” бүлекчәсеннән башланды. Аннан “Восток” агрофирмасы “Баграж” бүлекчәсендә, “Зәй шикәре” агрофирмасы “Чыбыклы” бүлекчәсендә, Гүлкин авыл җирлегендәге “Союз-Агро” ҖЧШендә узды. 

 Быел “Зәй” агрофирмасы кырларында 5089 гектарда көзге бодай, 3620 гектарда – язгы бодай, 1210 гектарда – арпа, 235 гектарда – борчак, 537 гектарда – рапс, 247 гектарда – бөртеккә кукуруз игелгән. 

- Урып-җыю башлангач та кырларга 10лап комбайнны чыгарырбыз дип планлаштырып торабыз. Иген кырлары уңышы белән куандыра, менә шул булганны югалтуларсыз җыеп алуга бөтен көчне туплау –  көн үзәгендә. Бу уңайдан иде механизатор-комбайнчылар белән сөйләшүләр булды. Яхшы урак чорына йөз тотабыз, - ди “Зәй” агрофирмасы “Аксар” җитештерү комплексы идарәчесе Гамир Гайнетдинов.

Комбайнчылар белән аралашудан аларның кырларга чыгып эш башларга ашкынып торулары сизелеп торды. Кәефләре күтәренке, эш дәрте көчле. 

“Быелгы елда иген мул күренә. Узган урак чорында 4500 центнер ашлык суктыруга ирешкән идем, быел исә бу санны арттыруга исәп тотам. 2018 елдан бирле комбайн штурвалы артында эшлим, тәҗрибә җитәрлек, техника гына сынатмасын. Кече яшьтән үк бабам Мөнәвир, әтием Марат янәшәсендә комбайнга утырып йөрү дә эзсез калмады, аларның олы тәҗрибәсен сеңдереп үстем, - ди Бура-Киртәдән комбайнчылар династиясе дәвамчысы, берничә ел рәттән республикада үткән яшь комбайнчылар бәйгесе җиңүчесе Рөстәм Мөхәммәтдинов.   

Аның сүзләрен Алексей Аннин да куәтли. Ул да быелгы мул уңыштан күпләп ашлык суктырырга планлаштыра.

“Миңа комбайнчы һөнәренә мәхәббәтне  районыбызның иң алдынгы механизатор-комбайнчысы булган абыем Андрей Митрофанов сеңдерде. Инде менә алтынчы сезонымны урып-җыю чорында эшләргә керешәм. Шәһәрдәге политехника колледжында механизаторлык белгечлеге алгач, бүтән юнәлештә дә эшләп караган идем, кырларның минем күңелгә җылылык бирүен тоеп, кабат шушы игенче һөнәренә кайттым. Быелгы уңышны да югалтуларсыз җыеп алырга өлеш кертергә тырышачакмын”, - ди Алексей елмаеп.  

“Зәй шикәре” агрофирмасы комбайнчыларының да эшкә дәрте зурдан. “Чыбыклы” җитештерү комплексы территориясендә узган комбайннар парадындагы авыл хуҗалыгы техникасының күркәм тезелеп алгы сызыкка басуы шул хакта сөйли. Биредә дә урак башлануга 10 комбайнны кырларга кертеп җибәрергә исәп тоталар. 

- Безнең агрофирмада 5204 гектарда көзге бодай, 407 гектарда язгы бодай, 3683 гектарда арпа, 1108 гектарда рапс, 1106 гектарда көнбагыш культурасы үстерелде. Бигрәк тә көзге бодайның уңышы якты булыр дип фаразлана. Көннәр яңгырсыз торганда уңышны җыеп алуда кыенлыклар булмас, дип уйлыйм, - ди “Зәй шикәре” агрофирмасы баш агрономы Айдар Тучин.

Биредә комбайннар парадында узган елгы язгы чәчү эше буенча  “Кыр батыры” Илгиз Биккинин да үзенең техникасын әзерлек сызыгына куйган иде. 

“Менә-менә урак башланыр дип көтеп торам. Узган урып-җыюда 3700 центнер ашлык суктыруга ирешкән идем, быел алдыма һичшиксез бу санны арттырып үтәү бурычын куям. Тулы башаклы кырларны иңләп икмәк җыю комбайнчы өчен зур бәхет бит ул”, - ди Илгиз. 

Аның хезмәттәше тәҗрибәле комбайнчы Валерий Бутяев та яхшы эшкә йөз тотуларын белдерде. 

Авыл хуҗалыгы белгечләре, җитәкчеләр механизаторлар белән шәхсән аралашып һәрберсенә хезмәт уңышлары теләделәр, техника куркынычсызлыгын саклап эшләргә чакырдылар. Комиссия составында  “АГРОСИЛА” АҖ генераль директорының  “Агросила-Логистика” ҖЧШ эшчәнлеге буенча  урынбасары Ленар Зарипов та бар иде. 

 

-Сез иң җаваплы эш чорына керәсез хәзер. Елның бу вакыты илнең азык-төлек запасын булдыру, табыннарыбызны икмәкле итү өчен бик тә мөһим ара. Сезнең барыгыздан да сыйфатлы, нәтиҗәле эш сорала. Бөртеклеләрне югалтуларсыз җыю, үзегезнең исән-имин булуыгыз һәм техниканың төзеклеге беренче чиратта сезгә бәйле, - диде ул.    

Район башлыгы Разиф Кәримов исә үз чыгышында һәр елдагыча комбайнчы-механизаторларга каралып килүче кызыксындыру чараларының үз көчендә калуын белдерде. Кемнең күпме ашлык суктыруына карап күләмле премияләр район башлыгыннан “Уңыш бәйрәме-2026”да тапшырылачак. 

- Иң зур байлыгыбыз – безнең хезмәт кешеләребез, механизаторларыбыз. Шуңа да аларның хезмәтенә күрә хөрмәте һичшиксез булачак. Быелгы урак чорына “Агросила” җәмгыятенең безнең агрофирмаларда эшләячәк 31 комбайны билгеләнгән, аларның барысында да безнең үзебезнең Зәй районы егетләре штурваллар артында эшләячәк. Бүген менә 4 хуҗалыкта техниканың әзерлеген карадык, аларны  яхшы дип бәялибез, дөрес, эшләп бетерәсе эшләр бар, әмма уракка чыкканчы барысын да көйләп-җайлап бетерергә вәгъдә итә  механизаторларыбыз. Әлбәттә, комбайнчы-механизаторларга йөкләнеш бик зур. 34 мең гектарда бөртекле культуралар һәм тагын 20 мең чамасы гектарда техник культуралар җыю бурычы тора алар өстендә. Инвесторыбыз Илшат Шәеховичка рәхмәт, мөһим чорда ягулык-майлау материалларына кытлык кичергән юк. Агрономнарыбыз билгеләгәнчә, көзге бодайда, арпада  уртача уңыш 50 центнерга якын булырга тора дип фаразлана. 140-150 мең тонна икмәк көтелә, әмма әле аны үз вакытында югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Бүген безнең район кырлары өстеннән “АГРОСИЛА” АҖ җитәкчелеге күзәтүләр ясады. Алар Баграж җирлегенә төшеп безнең белән дә аралашты. “АГРОСИЛА” АҖ генераль директоры урынбасары Ринат Гобәйдуллин өйтүенчә, районның шикәр чөгендере басулары бик яхшы. Барлыгы 9600 гектарда әлеге төр культурабыз уңышын җыюда бөртеклеләрдән соң ук көтеп тора. Ә уракны башлауга килгәндә,  15 июльдә икмәк кабул итү предприятиесен һәм элеваторны махсус комиссия кабул итәчәк, бу инде бөртеклеләрне тапшыру урыны булачак дигән сүз, димәк, урып-җыюга да керешәчәкбез. Хәерле сәгатьтә булсын, - диде Разиф Галиевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев