Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдә махсус хәрби операциядә һәлак булган геройларның гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды

Бүген «Энергетик» Мәдәният сараенда узган чарада хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган 14 якташыбызның орден-медальләре якыннарына тапшырылды.

Россия Президенты Владимир Путин Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен Зәй егетләре  сержант Александр Данилов, рядовойлар Рамил Гарифуллин, Андрей Иванов, Вячеслав Исаков, Алексей Кузюрин, Рөстәм Мингалиев, Ракель Серозетдинов, һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнде. Ватаныбыз иминлеген саклап батырларча һәлак булган Руслан Әмерханов - “Батырлык өчен” , “Махсус хәрби операциядә катнашучы”, Ринат Галиуллин, Рауф Саттаров, Борис Сафин, Нияз Харрасов – “Батырлык өчен”, Дмитрий Угланов - II дәрәҗә “Батырлык өчен” медале һәм «Махсус хәрби операциядә катнашучы», Айнур Хәйруллин II дәрәҗә “Кыюлык өчен”  медальләренә лаек булды. 

 Аларның әти-әниләре, тормыш иптәшләренә, якыннарына орден-медальләрне район башлыгы Разиф Кәримов белән хәрби комиссариаттан өлкән эксперт-белгеч Георгий Борисов тапшырдылар. 

Разиф Галиевич һәлак булган егетләрнең гаиләләре, якынарына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. 

- Дәүләт бүләкләре батырлыкны тану символы гына түгел, ә һәлак булган геройлар истәлегенә тирән хөрмәт белдерү, шулай ук аларның Ватанны саклауга керткән өлешләрен раслау булып тора, - дип ассызыклады ул.

Әлеге егетләр Ватаныбыз бәйсезлеген һәм азатлыгын саклап, махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булды. Батыр егетләрне зал бер минут тынлык белән искә алды. Бүләкләр тәкъдим ителгән мизгелдә бөтен зал аягүрә басты, шуның белән Ватан өчен гомерләрен биргән хәрби егетләргә үз рәхмәтләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев