Зәй районы территориясендә күптөрле төзелеш, төзекләндерү эшләре бара.
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә махсус комиссия төзүчеләрнең урыннарда эшне нинди тәртиптә алып баруларын, тиешле срокларга сыешуны, сыйфатлы эшне карады.
Иң башта Разиф Галиевич район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев һәм җаваплы затлар белән бергәләп шактый тузарга өлгергән, халык тарафыннан төзекләндерүне сорау мөрәҗәгатьләре күп булган “Зәй-Бохарай” юлын күздән кичерделәр. Биредә юлның аеруча тузган 3,6 км һәм 2,9 км арадагы өлешен капиталь төзекләндерүне “Волга-Автодор” ҖЧШ оешмасы алып бара. Инде билгеле арада юл өслегенең иске асфальтын алып, юл салу буенча куелган таләпләр белән эш башланган.
“Без “Зәй-Бохарай” автомобиль юлында төзекләндерүгә билгеләнгән өлештә иске юл өслеген алып, алга таба ныклы, сыйфатлы юл салу өчен юл балчыгын тыгызлап, вак таш җәеп асфальт түшәү өчен әзерлибез. Әлеге урында эшне нигезле итеп башкару өчен ике ел кирәк булачак. Шуңа да эшне быел башлап, киләсе елга тәмамларга җыенабыз. Биредәге юлдан йөрүчеләргә сыйфатлы юл салырга вәгъдә итәбез”, - диде подрядчы оешма җаваплысы Александр Ефанов.
Бүгенге көнгә инде планлаштырылган эшләрнең 19 проценты башкарылган. Гомуми эш күләме 550 млн. сум белән исәпләнә.
Комиссия Иске Зәй бистәсендә “Авыл юлларын төзекләндерү” республика программасы буенча Ломоносов урамында “Татнефтедор” җәмгыятенең Зәй районы автомобиль юллары идарәсе юлчылары төзекләндерәчәк урам юлын да карады. Биредә төзүчеләр 545 метр арада урам юлын яңарту белән беррәттән автобус тукталышы урыннарын да заманчалаштырачак.
Алга таба Югары Пәнәче авылында авыл җирлеге башкарма комитеты бинасын төзү эше барышы каралды. Биредә төзүчеләр эшкә апрель башыннан керешкән.
“12 млн. сумлык бинаның стеналары күтәрелде. Су, канализация системалары салып калдырылды. Бинаны 1 августка кулланылышка тапшыру планлаштырыла”, - дип аңлатма бирде Эмиль Эдуардович.
Шактый иркен бинада авыл җирлеге башлыгының халыкны кабул итү бүлмәсе, хисапчы кабинеты һәм авыл җирлеге архивы урнашачак. Фикерләшүләр барышында Разиф Кәримов әйләнә-тирәсен яшелләндерүне карарга һәм зәңгәр чыршылар утыртырга киңәш итте.
Комиссия “Федот” базасында урнашкан атлар тоту урынын да күздән кичерде. Бүгенге көндә биредә 44 баш мал асрала икән. Аларның 3се – понилар, 2се – ишәк, 39 ат конкур ярышларында катнашу һәм теләгән кешеләргә атта йөрү мөмкинлеге бирү өчен асрала. Әлеге малкайларга биредә заманча таләпләр белән 1500 кв. метр чамасында зур ат абзары төзү эше бара. Андагы искиткеч төзелеш эшләреннән телсез калырлык. Хуҗасы Алексей Горшунов белдерүенчә биредә атларны коендыру өчен душлар тагын башка уңайлы шартлар көйләнәчәк икән.
Аннан төзелеш объектларын карау шәһәргә күчте. Зәйлеләр игътибар иткәндер Октябрь урамында зур диаметрлы торбалар барлыкка килде, җир казу эшләре башланды. Быел биредә Никифоров урамы кисешеннән Комсомол урамы кисешенә кадәр арада канализация системасы торбалары алыштырыла.
Шулай ук 35нче бистәдә төзелүче көрәш спорты сарае да көннән-көн мәхәббәт төсмер ала бара. Монда да җитәкчеләр төзүчеләр белән аралашып сыйфатлы эш барышыннан канәгать калдылар.
Алга таба шактый зур күләмле юл салу бара торган “Зәй-Югары Уратма – Ширәмәт” автомобиль юлы участогында 4,9 км. арада салынучы асфальт күзәтелде. Монда да эшне “Татнефтедор” ҖЧШнең Зәй автомобиль юллары идарәсе башкара.
- Биредә без Зәйнең Карамалы бистәсе халкына да уңайлы булсын дип юл төзү эшен 2025 елда башлаган идек, менә хәзер аны Югары Уратма авылына кадәр җитәрлек итеп эшләүне дәвам итәбез. Ә тулысынча бу участокта юлны тәртипкә китерү 2027 елда төгәлләнәчәк, - диде “Татнефтедор” ҖЧШ директоры Рөстәм Гарифуллин.
Шулай ук хәзерге вакытта төзекләндерү алып барыла торган “Канаш-Суык Чишмә” автомобиль юлында эшне дә “Татнефтедор” җәмгыятенең Зәй автомобиль юллары идарәсе башкара. Монда да юл салу кызу темпларда бара.
Зур төзекләндерү объектларының берсе Чыбыклы авылында, биредә авыл мәдәният йорты капиталь төзекләндерелә. Анда җитәкчеләр төзүчеләр белән аралашып, һәр эшнең сыйфатлы башкарылуын сорадылар.
- Юллар торышы безне дә, районыбызда яшәүчеләрне дә иң борчый торган мәсьәләләрнең берсе. Чөнки замана алга киткән саен төрле авыр йөк машиналары пәйда булып кына тора. Кытайда җитештерелә торганнары да, үзебезнең КамАЗ машиналары да юлларның тузуына йогынты ясый. Ә элек ясалган юллар моңа түзми, шуңа күрә хәзер заманча технологияләр кулланып ныклы юллар төзү турында уйлыйбыз һәм башкарабыз. Хәзерге вакытта шундый күләмле эшләрнең барышы “Зәй-Бохарай”, “Зәй-Югары Уратма”, “Канаш-Суык Чишмә” юнәлешләрендә күзәтелә. Билгеле булганча, зур юллар бер метрга кадәр казып алынып, һәр катлам яңадан түшәлә. Бохарай юнәлешендә дә, Кармалыда яшәүчеләр дә юл начарлыктан еш зарландылар, күрәсез бу эшләр халык соравы буенча гамәлгә ашырыла. Шунысы мөһим, эшләр тиз башкарылсын өчен юлчыларга комачау итмәскә төзекләндерелүче участоклар тулысынча ябылып эшләнә. Моннан тыш “Авыл юлларын төзекләндерү” программасы буенча да районның биш авыл җирлегендә 20 км. га якын асфальт юл салу каралган быел. Боларга өстәп узган ел республикада Рәисебез башлангычы белән “Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү” программасы гамәлгә кергән иде. Аның нигезендә без дә шәһәр эчендәге канализация системалары үткәргечләрен алыштырырга керештек. Бу шәһәрнең Октябрь урамында алып барылучы эшкә кагыла. Узган ел 800 метр арада эш башкарылган иде, быел менә 340 метр чамасын эшләп бетерәсебез бар. Тагын алга таба бу эшне 50 млн. чамасында башкару планы бар. Зур диаметрлы полиэтилин торбалар салып, аны үзебезнең гомергә җитәрлек итеп эшләү күздә тотыла. Суүткәргечләрне алыштыру да тукталып тормый. Гомумән, һәр эшнең үз вакытында салкыннарга кадәр төгәлләнүе мөһим, - дип йомгак ясады Разиф Кәримов төзелеш объектларында булганнан соң.
Нет комментариев