Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдә җитәкчеләр, депутатлар “Подписка бүләк ит!” акциясендә катнашты

Бүген Зәйдә шәһәр һәм район Советлары сессиясе алдыннан депутатлар һәм җитәкчеләр социаль яклауга мохтаҗ булганнарны район басмалары – “Зәй офыклары” һәм “Новый Зай” газеталарына яздырдылар. Хәйрия акциясе шәһәр хакимиятендә үтте.

“Подписка бүләк ит!” акциясен район башлыгы Разиф Кәримов башлап җибәрде, ул 10 газетаны почта аша өйләренә килә торган итеп,  махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә яздырды. 

“Социаль челтәрләр, интернет заманасы булса да, басма матбугат чараларындагы язмалар, хәбәрләр алар иң дөрес мәгълүмат чыганаклары. Шуңа да һәр язылу компаниясе саен без җитәкчеләр, депутатлар белән бергәләп, мөмкин кадәр күбрәк зәйлеләрнең район газеталарын укый алулары өчен язылу акцияләрендә катнашабыз. Шәхсән үземнең дә эш өстәлемдә район газеталарының яңа саннары һәрчак кул астында тора. Моннан тыш, без мазсус хәрби операциядәгеләргә гуманитар йөк илткәндә район газеталарының төрле саннарын туплап һәр ноктада калдыру өчен әзерләп алып барабыз. Егетләр туган яктан булган җылы хәбәрләр китерүче ул газеталарны көтеп, сорап алалар. Ә өлкән буын инде ул һәрвакыт басма матбугат чараларына тугры калды. Гомумән, безнең район республикада газеталар уку буенча актив исәпләнә. Алга таба да район басмаларының яшәвен, җылы язмалар белән халыкны сөендерүен телим”, - диде Разиф Галиевич.

Газеталарны исә район депутатлары, авыл җирлекләре башлыклары почта аша үз җирлекләрендәге физик мөмкинлеге чиклеләргә, социаль авыр хәлдәгеләргә, махсус хәрби операциядәгеләр гаиләләренә  яздырдылар. Ә шәһәр предприятиеләре, учреждениеләре җитәкчеләре, депутатлар редакция аша ике газетаны да ялгыз яшәүче өлкәннәргә һәм физик мөмкинлеге чиклеләргә  яздырдылар. Әлеге газеталарны без һәр җомга саен “Радость” комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә  илтәбез, ә социаль хезмәткәрләр аларны үз карамагында булган социаль хезмәтләр алучы өйдән чыга алмаган өлкәннәргә, инвалидларга тараталар.   

Хәйрия акциясе кысаларында 61 газета яздыртылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев