Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәй районы башлыгы «Татарча диктант» акциясенә кушылды

Бүген Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, бер төркем җитәкчеләр һәм белгечләр «Татарча диктант» язды.

 

Диктантның тексты итеп Каюм Насыйриның “Кабуснамә” хикәятеннән  өзек алынган иде. Аны үзәк китапханә директоры Сәрия Батршина укыды.

Бүген бөтендөнья “Татарча диктант” акциясенә зәйлеләр актив рәвештә һәм бик теләп кушылды. Барлыгы 34 мәйданчыкта татарча диктант яздылар.

14 ноябрьдә көндезге сәгать 10да Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, аның урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе  урынбасары Регина Камалова,  район Советы һәм  башкарма комитеты хезмәткәрләре беренчеләрдән булып “Татарча диктант” акциясен башлап җибәрде.

Акциядә катнашучылар фикеренчә, татарча диктант язуны ел да оештыру зарур. Әлеге чара ни дәрәҗәдә грамоталы булуыңны ачыклаудан тыш, аһәңле татар сөйләмен ишетү, үзеңне татар милләтенең бер вәкиле итеп тою мөмкинлеге бирә.

-Мин быел “Татарча диктант” акциясендә беренче мәртәбә катнаштым. Бик теләп килдем диктант язарга. Тексты гади түгел, ә тирән эчтәлекле, мәгънәле, үзем өчен яңа сүзләр дә ачтым. Бу  туган телне ни дәрәҗәдә яхшы белүемне тикшерү өчен менә дигән мөмкинлек булды. Үземнең ничек язганлыгымны, әлбәттә, беләсем килә. Нәтиҗәләрен көтәбез хәзер, - ди район башлыгы Разиф Кәримов.

“Татарча диктант” акциясе туган телгә игътибарны җәлеп итү, татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, ана телендә сөйләшүчеләрне арттыру максатыннан оештырыла.

-Бүген үзәк китапханәгә үз белемнәрен сынап карарга 30 кеше килде. Бирегә җыелганнарның һәрберсен татар теленә хөрмәт берләштерә, - диде Сәрия Батршина.

Диктант язучылар арасында район Советы аппараты җитәкчесе Ландыш Ананьева, Бөтендөнья татар конгрессының Зәй бүлеге башлыгы, район Советының иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм милләтара мөнәсәбәтләр белән эшләү бүлеге башлыгы Әминә Биккинина һәм белгеч Алсу Хисмәтуллина, спорт һәм яшьләр эшләре идарәләре башлыклары Илзирә Тимеркәева һәм Гүзәл Шәрәфиева, Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы Алия Гыйльфанова, авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Марсель Рәхмәтов, ветеринария берләшмәсе башлыгы Фоат Исламов, ЗАГС бүлеге башлыгы Гөлфия Вәлишина һәм башкалар бар иде.

-Мин Сармашбаш авылы мәктәбендә белем алдым. КамПИда татар төркемендә укыдым. Соңгы тапкыр институтта укыганда диктант язган идем. Минемчә, мондый чаралар үзебезнең туган телне, татар телен, гомумән, барлык телләрне саклап калу өчен дә кирәк , – диде  Марсель Рәхмәтов.

Истәлекле көнгә китапханә хезмәткәрләре Каюм Насыйри әсәрләре буенча тематик күргәзмә дә әзерләгәннәр иде. Диктант язу төгәлләнгәч тә чарада катншучылар таралырга ашыкмады: шигърият дөньясына чумып, Әминә Биккининаның үзе язган, китапханәче Лилия Әхмәтҗанова укуында шигырьләрне тыңладылар.

 Диктант нәтиҗәләре берничә көннән билгеле булачак, һәр кеше үз билгесен “Татарча диктант” сайтына кереп карый алачак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев