Форум кысаларында соңгы биш елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясадылар, районда тормышка ашырылган проектлар турында сөйләделәр һәм алдагы чорга куелган бурычларны билгеләделәр.
“Энергетик” Мәдәният сараенда узган форумның эшендә район активы, депутатлар, сәламәтлек саклау, мәгариф, спорт, мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, шулай ук гаилә хезмәт династияләре, һөнәри конкурсларда җиңүчеләр, һөнәр берлекләре, волонтерлык берләшмәләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре катнашты.
Моннан биш ел элек Халык программасы кабул ителгән иде. Бу программа күп төрле тәкъдимнәр һәм халык мөрәҗәгатләре нигезендә формалаштырылды. Районыбыз халкы да бу исәптән программага үз тәкъдимнәре белән бик актив катнашты.
Программа Зәй районында да уңышлы тормышка ашырыла. Район башлыгы Разиф Кәримов чыгышында бу турыда форумда сөйләде.
- Районыбызның, шулай ук бөтен республикабызның иминлеге нигезендә тотрыклылык, милләтара һәм диннәрара татулык һәм килешү, халыкның хакимият органнарына ышанычы тора. Бу шартлар безгә икътисадны алга таба үстерергә мөмкинлек бирә, нәкъ менә шуның ярдәмендә гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү бурычы уңышлы хәл ителә. Бүген хакимият нәтиҗәлелегенең иң мөһим критерийларының берсе — аның ачыклыгы һәм гражданнарны идарә итү процессына җәлеп итү. Зәй районы җитәкчесе вазифасына керешкәч, мин үсешнең өч принцибын билгеләдем.
Беренчесе — «Һәркем мөһим» дигән принцип, ул халыкның тормыш сыйфаты беренче урында торырга тиешлеген аңлата.
Икенче принцип — «Хезмәт аша иминлек», ул тормыш сыйфатын бары тик хезмәт һәм тырышлык белән генә яхшыртырга мөмкин булуын күздә тота.
Өченче принцип — лаеклы хезмәт хакы. Хезмәт хакы кешегә үзенең туган авылында, шәһәрендә лаеклы яшәү мөмкинлеге бирергә тиеш.
Бу принципларның барысы да 2030 елга кадәр үсеш турындагы стратегик документның нигезенә салынды. «Стратегия-2030»га кертелү өчен зәйлеләрдән 150дән артык электрон инициатива алынды, - диде район башлыгы.
Уртак Җиңү өчен эшлибез
Разиф Галиевич чыгышында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә аерым игътибар бирде.
Махсус хәрби операция зонасына 20 тонналы фуралар исәбеннән генә дә үзәкләштерелгән рәвештә 800 тоннадан артык гуманитар йөк озатылды, шул исәптән сугышчыларыбызга, госпитальләргә, фронт буе зоналарында яшәүчеләргә, Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә ярдәм күрсәтелде.
Районыбызның 35 ноктасында тугыз йөздән артык хатын-кыз, шәхси вакытлары белән исәпләшмичә, көн саен маскировка челтәрләре үрәләр. Алар тарафыннан инде 30 меңнән артык зур челтәр комплекты әзерләнеп, хәрби хәрәкәтләр зонасына озатылды. Хәрби хезмәткәрләр гаиләләрендә 34 сабый дөньяга килде һәм аларның һәркайсына 100 мең сумлык сертификатлар тапшырылды.
Мобилизацияләнгән һәм контракт буенча хезмәт итүчеләрнең 510 гаиләсе утын белән тәэмин ителде, торак ремонтлауда, терлек азыгы әзерләүдә, транспорт хезмәтләре күрсәтүдә ярдәм ителә. Кыска вакытлы ялда булган хәрбиләр белән 54 очрашу оештырылды.
Районда махсус хәрби операциядә һәм локаль сугышларда катнашучыларның батырлыгын мәңгеләштерү өчен Җиңү бульварыда Ватанны саклаучыларга мемориаль зона булдырылды. Шулай ук Мирный микрорайонында шәһәр мәдәният йорты территориясендә барлык буын Ватанны саклаучыларга һәйкәл куелды.
Зәй программаларда, проектларда актив катнаша
Район социаль-икътисади үсештә уңай динамиканы саклый. Зәй предприятиеләре һәм оешмалары тотрыклы үсешләрен дәвам итәләр. Авыл хуҗалыгы тармагы өстенлекле юнәлеш булып кала бирә. Бүгенге көндә “Агрокөч” холдингына караган "Зәй", "Восток", "Зәй шикәре" агрофирмалары һәм "Союз-Агро" җәмгыяте бүлекчәсе районның 93 процент җирләрен эшкәртә. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән 56 крестьян-фермер хуҗалыгы һәм 6219 шәхси хуҗалык шөгыльләнә. Алар тарафыннан районның 7 процент җире эшкәртелә.
Бишьеллык эш нәтиҗәләренә килгәндә, Разиф Кәримов ел саен районда сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, спорт объектларын да кертеп, дистәләгән һәм йөзләгән объект төзелүен һәм капиталь ремонтлануын ассызыклады. «Безнең ишегалды» программасы нәтиҗәсендә 6 ел эчендә гомуми мәйданы 125 мең квадрат метр булган 190 ишегалды үзгәртеп корылды, юллар һәм тротуарлар, яктырту, балалар мәйданчыклары һәм ял итү зоналары яңартылды. Кыска вакыт эчендә быелгы программа да төгәлләнде. Зәй илкүләм проектларда да актив катнаша.
Районнан 196 кеше республика мактау тактасында урын алды
Агымдагы елның маенда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы белән Электрон мактау тактасы булдырылды. Зәй районы, республиканың барлык муниципаль берәмлекләре кебек үк, әлеге проектта актив катнашты. Мактау тактасына үз предприятиеләренең, оешмаларының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән зәйлеләр, хезмәт династияләре вәкилләре, һөнәри эшчәнлекләрендә казанышлары булган хезмәткәрләр, остазлар, Бөек Ватан сугышы ветераны Мачтаков Леонид Яковлевич, махсус хәрби операция ветераннары - «Абилимпикс-2026» чемпионатында катнашучылар кертелде. Районыбыздан 101 предприятиедән 196 кеше мактау тактасында урын алды.
“Август-сентябрь айларында зур чаралар, хезмәт коллективларында очрашулар, гражданнар җыеннары вакытында без хезмәт кешесен хөрмәтләячәкбез һәм Мактау тактасының исем таныклыкларын тапшырачакбыз”, - диде район башлыгы.
Разиф Галиевич, форумга йомгак ясап, алга таба да бердәм булып эшләүнең, дәүләт программаларын нәтиҗәле тормышка ашыруның һәм халык мәнфәгатьләрен кайгыртуның төп бурыч булып калуын билгеләп үтте.
Чарада Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе урынбасары Наталья Прохорова, VIII чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты әгъзасы Руслан Гаджиев, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты. Алар Халык программасының чыннан да халык өчен эшләвен, ә проектларның гражданнар күтәргән мәсьәләләргә нигезләнеп гамәлгә ашырылуын ассызыклады.
"Зәй районы - бай тарихлы һәм көчле икътисади потенциаллы территория. Бүгенге көндә Зәй район башлыгы Разиф Кәримов, инвесторларның, депутатларның һәм, әлбәттә, халыкның бердәм эше нәтиҗәсендә күп күрсәткечләр буенча лидер булып тора. Безнең алда зур эшләр тора. Безгә республиканың тотрыклылыгы һәм чәчәк атуы юнәлеше буенча уртак эшне дәвам итәргә кирәк. Төп бурычлар - сыйфатлы һәм куркынычсыз юллар, шулай ук социаль объектларга: мәктәпләргә, дәваханәләргә, мәдәният йортларына һәм ФАПларга капиталь ремонт ясау. Һәр кеше реаль үзгәрешләрне күрергә тиеш. Тырышлыкны берләштереп кенә без бу масштаблы бурычларны хәл итә алачакбыз”, - диде Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин.
Руслан Гаджиев, VIII чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты:
"Россия Президенты Владимир Путин үз чыгышында Татарстанның Россиянең терәк төбәге булуын әйтте. Татарстан җирендә хезмәт сөючән, дус халык яши, алар үз җирләрен яраталар һәм югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Безнең командада Дәүләт Думасында — 15 депутат, иң эре фракцияләрнең берсе. Безгә эшләү җиңел, чөнки Татарстан бердәм җайга салынган механизм булып эшли. Бу сез күргән нәтиҗәләрне бирә. Монда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Хөкүмәте, Дәүләт Советы, район башлыклары һәм, әлбәттә, сез, дәүләтебезнең икътисади куәтен көн саен ныгыта торган халык, ярдәме зур роль уйный».
Нет комментариев