Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәй полициясе хисап тотты

Бүген район эчке эшләр бүлегендә 2026 елның 6 аена оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясау һәм алдагы чорга бурычлар билгеләү буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә  район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының шәхси состав белән эшләү идарәсе башлыгы Илһам Сәхапов,  шәхси состав һәм районның хокук саклау органнары җитәкчеләре катнашты. 

Район башлыгы коллективны 2026 елда районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре, төрле тармакларда күп юнәлештә башкарылучы эшләр белән таныштырды, хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Агымдагы елның беренче яртыеллыгында башкарылган эш нәтиҗәсе турында район эчке эшләр бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Эдуард Ефимов чыгыш ясады. Барлык шәхси состав тырышлыгы белән шәһәр-районда оператив хәлнең торышын тиешле контрольдә тоту тәэмин ителгән.

Куркынычсызлык югары дәрәҗәдә

Алты ай эчендә бүлек хезмәткәрләре 25 массакүләм чарада: 11 спорт, 8 мәдәни-күңел ачу һәм 6 дини чарада хокук тәртибен тәэмин иткән. Моннан тыш, полиция хезмәткәрләре Казанда узган зур халыкара вакыйгалар вакытында җәмәгать тәртибен саклауда катнашкан.

Җинаятьләр саны кимегән, әмма куркыныч төрләре үзгәрә

Район территориясендә теркәлгән җинаятьләрнең гомуми саны, узган елның шул чоры белән чагыштырганда,  18,5 процентка кимегән — 198 эпизодка кадәр (узган ел — 243). Аеруча IT-технологияләр, мошенниклык һәм наркотиклар белән бәйле җинаятьләр саны сизелерлек кимегән.

Шул ук вакытта тискәре үзгәрешләр дә бар: урамда кылынган җинаятьләр саны - 21,4 процентка (14тән 17гә кадәр), ә үсмерләр җинаятьчелеге 3тән 4  эпизодка кадәр арткан. Төркем тарафыннан кылынган җинаятьләр санының артуын да билгеләп үтте Эдуард Ефимов.

Җинаятьләрне ачу торышы

Җинаятьләрнең гомуми ачылышы 9,9  процентка арткан һәм 50,5 процент тәшкил иткән. Әгәр IT-җинаятьләрне исәпкә алмасак, күрсәткеч тагын да югарырак булыр иде — 71,4  процент. 

Туктатылган җинаять эшләре саны 8,9 процентка кимегән (135тән 123кә кадәр). Аларның күбесе - милеккә каршы җинаятьләр (99 эш). Алар арасында бигрәк тә IT-технологияләр кулланып һәм банк счетларыннан урлаулар белән мошенниклык очраклары аерылып тора.

Кибетләрдә урлашулар турында аерым әйтергә кирәк: ярты ел эчендә 39 урлашу очрагы теркәлгән, шуларның 35е - шәһәрнең сәүдә нокталарында. Җинаятьчеләр һаман да профессиональрәк эш итә: битлек, капюшон һәм перчаткалар кулланып эш итәләр, эзләрне юкка чыгаралар, еш кына башка районнардан киләләр («гастролерлар»), диде Эдуард Николаевич.

Киберҗинаятьчелек

Киберҗинаятьләр саны ике тапкырга кимесә дә, алардан килгән зыян шактый зур булып кала: гомуми зыян күләме 8,8 миллион сумнан артык тәшкил итә. Җинаятьчеләр ялган затларны, фиктив компанияләрне һәм чит ил серверларын актив кулланалар, шуңа күрә аларның кайда булуын ачыклау бик кыен.

Киберҗинаятьчелекне кисәтү максатыннан полиция хезмәткәрләре хезмәт коллективлары белән максатчан очрашулар үткәрә һәм җирле массакүләм мәгълүмат чараларында («Зәй офыклары», “Новый Зай”) даими рәвештә типик алдау схемаларын тасвирлаучы криминаль хроника басыла. Әмма мондый җинаятьләрне ачыклау өчен өстәмә техник ресурслар һәм банклар, элемтә операторлары белән тыгызрак үзара эшләү кирәк, дип белдерде бүлек башлыгы вазифаларын башкаручы.

Икътисад һәм коррупция

Икътисади өлкәдә 19 җинаять очрагы ачыкланган (узган ел – 13), шуларның 12се – авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр. 18 коррупцион җинаять (узган ел 17 булган) һәм 16 вазифаи җинаять (12 булган) теркәлгән. Шулай ук  ришвәтчелекның биш очрагы теркәлгән. Коррупцион юнәлештәге 26 эш судка җибәрелгән – бу узган елгыдан ике тапкыр диярлек күбрәк.

Эзәрләкләнүчеләр һәм балигъ булмаганнар белән эшләү

Эзәрләкләнүчеләр саны 20  процентка арткан – 40тан 48 кешегә кадәр. Ярты ел эчендә 17 җинаятьчене эзләп таба алганнар. Бу эш  56,7 процент тәшкил иткән (узган ел – 47,5 процент). Хисап чоры ахырына 30 кеше эзләүдә калган.

Балигъ булмаганнарга килгәндә, алар катнашындагы җинаятьләр санында бераз үсеш күзәтелгән – 3тән 4кә кадәр. Шул ук вакытта үсмерләрнең үзләренә карата 12 җинаять кылынган. Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәдә профилактик исәптә 22 балигъ булмаган ( узган ел - 29) һәм 6 имин булмаган гаилә  (24 иде) тора.

Миграция хәле

Районда миграция хәле тотрыклы булып кала һәм криминоген хәлгә йогынты ясамый. Чит ил гражданнары тарафыннан бер җинаять кылынган (узган ел – 3). Миграция исәбенә 325 чит ил гражданы һәм гражданлыгы булмаган зат куелган. Районда законсыз рәвештә яшәүче затларны ачыклауга һәм чит ил кешеләре эшләүче объектларны тикшерүгә аерым игътибар бирелә.

Юл куркынычсызлыгы

Ярты ел эчендә район юлларында 11 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән – бу үткән ел белән чагыштырганда 15,4 процентка кимрәк. Әмма һәлак булучылар саны арткан: аварияләрдә 5 кеше һәлак булган (узган ел -3), 8 кеше тән җәрәхәтләре алган (20). 

1922 административ хокук бозу очрагы ачыкланган - бу былтыргы күрсәткечтән 16,6 процентка күбрәк. Исерек килеш машина руле артына утырган 43 машина йөртүче җавапка атртылган (узган ел 58 кеше булган). Профилактика максатыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре ай саен «Тоннель» рейдлары һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклауга юнәлдерелгән башка чаралар үткәрә.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының шәхси состав белән эшләү идарәсе башлыгы Илһам Сәхапов чыгышында эчке эшләр органнарын хезмәткәрләр белән тәэмин итү мәсьәләсенә тукталды. Бу юнәлештә бергәләп эшләргә, уку йортын тәмамлаучылар белән эшләргә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев