Бүген Югары Баграж авылында зур вакыйга булды: уникаль реставрациядән соң Изге Троица храмын изгеләндерделәр. Изгеләндерү йоласын Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл башкарды.
Узган гасырның утызынчы еллары – колхозлашу чорыннан ук чиркәүсез яшәгән авыл халкы өчен көтеп алынган көн булды ул. Чиркәү приход кешеләре һәм Алабуга сәүдәгәре, хәйрияче Иван Стахеев акчасына төзелгән. Чиркәү төзелеше 1887 елда башланып, ике елдан ул изгеләндерелгән. Совет власте вакытында чиркәү ябыла. Бина озак еллар авыл клубы, алтарь өлеше сәхнә буларак файдаланыла. Ул бик ташландык хәлгә килгән иде.
Чиркәү мәдәни мирас объектларын төзекләндерү программасы буенча реставрацияләнде.
Бер гасырга якын вакыт узгач, Югары Багражда Ходай йорты торгызылып эшли башлауга өлкән буын кешеләре генә түгел, бөтен авыл халкы, тирә-як авыл-шәһәрләрдә яшәүчеләр дә сөенде. Аларның бу вакыйганы көтеп алулары шатлык тулы йөзләреннән күренеп тора. Храмны ачу тантанасы иртәнге сәгать тугызга билгеләнсә дә, аның тирәсе иртән үк машиналар белән тулган иде. Чиркәү ачылу хәбәрен ишетеп, ераклардан кайтучы якташлар да байтак иде. Шатлыкларын уртаклашырга килүчеләр арасында мөселманнарның да күп булуы районыбызда конфессияара мөнәсәбәтләрнең ныклы булуының, төрле милләт вәкилләренең дус-тату яшәвенең ачык мисалы.
Изге Троица чиркәвен ачу тантанасында Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл килүе аерым бер вакыйгага әйләнде. Чиркәүне изгеләндерү литургиясе өч сәгать дәвам итте. Митрополит Кирилл торгызылган яңа чиркәүгә икона һәм “Яңа Завет” китабын бүләк итте.
- Бүген храмны изгеләндерү тантанасына килгәндә аның тирәсендә кешеләрнең күп булуын күреп бик сөендем. Бирегә җыелган район җитәкчелегенә, халыкка бик рәхмәтлемен. Чиркәү ишекләре һәркем өчен ачык, ул авылның рухи үзәге булсын. Анда балаларыбыз, оныкларыбыз йөрсен һәм алар бу чиркәү кемнәр ярдәмендә торгызылуын онытмасын иде. Илебездә тынычлык урнашып, имин тормышта яшәргә язсын барыбызга да, - диде ул.
Чиркәүне ачу тантанасында бик күп мәртәбәле кунаклар катнашты. Алар – Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, Татарстан Рәисенең эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Алберт Дирзизов, Зәй районының почетлы гражданины Виталий Агапов, Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы, владыка Мефодий һәм башкалар.
-Бүген Югары Баграж авылында зур тантана. 100 елдан соң ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты тарафыннан торгызылган Изге Троица чиркәве ишекләрен ача. Моның өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущинга рәхмәтлебез. Чагыштырмача кыска вакыт эчендә гаять зур эш башкарылды! Авыл халкын шушы зур, шатлыклы вакыйга белән котлыйм һәм чиркәүнең беркайчан да буш тормавын, ә сезгә озак еллар хезмәт итүен телим. Ул Баграж җирлегенең рухи үзәге булсын! Мондый игелекле эшләр бергә тату яшәүнең төп нигезе булып тора, - диде чыгышында Разиф Кәримов.
Иске чиркәүнең һәр бүрәнәсе, һәр тактасы сүтелеп, агач төзелеш сәнгате законнары буенча тикшерелеп, инвентарьга алынды. Алар протезланып, яңартылып, чиркәү элекке халәтен саклап торгызылды. Осталар сигез кырлы барабанны, шулай ук колокольняны торгыздылар. Түбә өслеге, су системасы һәм башка коммуникацияләр алыштырылды. Интерьерларда тарихи планировка сакланып калынган.
"Баграждагы Троица чиркәве - Татарстанның бик аз сакланып калган агач храмнарының берсе. Аны торгызу республика, епархия, меценатлар һәм җирле халыкның уртак эше нәтиҗәсендә мөмкин булды. Чиркәүне Изге тын бәйрәмендә ачу - тирән символик мәгънәгә ия”, - диде Иван Гущин.
Юрий Камалтынов та авыл халкын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән шундый зур шатлыклы вакыйга белән котлады.
- Без чиркәүләр төзеп-төзекләндереп, үз чыганакларыбызга әйләнеп кайтабыз, шуның белән республика территориясендә яшәүче халыкларның рухи бердәмлеген ныгытабыз. Агымдагы ел Россиядә Халыклар бердәмлеге елы, бу чара да шуның бер ачык мисалы булып тора, - диде ул.
Авылда чиркәүне торгызуда зур көч куйган Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев авыл халкы исеменнән республика һәм район җитәкчелегенә, епархиягә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
“Бүген бездә зур бәйрәм. Әлеге чиркәүнең торгызылуын авыл халкы озак көтте. Мондый вакыйга йөз елга бер генә буладыр. Әлеге чиркәү төзелешендә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәм, барыгызга да иминлек, сәламәтлек телим”,–диде ул.
Чарада Изге Троица чиркәве тарихы буенча күргәзмә эшләде, храм төзелешенә өлеш кертүчеләр Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Ә литургиядә чиркәү эченә сыймаган халык аны урамда зур экран аша күзәтте. Җыелган халыкны пылау, хашлама, шашлык, кайнар чәй, коймаклар белән сыйладылар. Шулай ук “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт фольклор ансамбле, Ясмин иң матур җыр-биюләрен бүләк итте.
Соңыннан чарада катнашучылар алты улы Бөек Ватан сугышында катнашып, бишесе яу кырында һәлак булган Акулина Чернова һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
0
0
Нет комментариев