Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Илнур Мөстәкыймов дәүләт бүләге алды

Кичә Казанда Россия прокуратурасы көне уңаеннан ТР Президенты катнашында тантаналы чара үтте.

Анда Зәйдән шәһәр прокуроры Сергей Урванцев, аның урынбасары Илнур Мөстәкыймов чакырулы иде.

Чарада иң яхшы прокуратура хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Алар арасында Илнур Мөстәкыймов та бар. Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков аңа “Хезмәтләре өчен” (“За заслуги”) күкрәк билгесен тапшырды.

Зәй егете Илнур Мөстәкыймов шәһәр прокуратурасында 2008 елдан хезмәт куя. Аның нәтиҗәле эше һәрвакыт югары бәяләнә. 2018 елда “Законга тугрылык өчен” III дәрәҗә билгесе алса, 2022 елда аңа ТР Дәүләт Советы рәисе Рәхмәт хаты тапшырылды.
Без Илнур Мөстәкыймовны тагын бер дәүләт бүләге белән тәбриклибез.

Автор фотосы һәм И. Мөстәкыймовның шәхси архивыннан фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев