26 декабрьдә Зәй ГРЭСы базасында “Балалар бакчасы - мәктәп – көллият - ВУЗ – предприятие” системасында һөнәри юнәлеш бирү эше” темасына район мәгариф оешмалары һәм оешма-предприятиеләр җитәкчеләре катнашында киңәшмә оештырылды.
Киңәшмә район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев рәислегендә узды.
- Әлеге чара укучыларның һөнәри киләчәген планлаштыру һәм район икътисадының кадрлар потенциалын үстерү максатыннан үткәрелә. Һөнәрне аңлы сайлау - киләчәк һөнәри уңыш һәм һәр кешенең карьера үсеше нигезе ул, - дип билгеләп үтте чыгышында Эмиль Эдуардович.
Мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев балалар һәм укучыларга иртә һөнәри юнәлеш бирү системасының челтәр элемтәсе моделен тәкъдим итте. Шәһәр һәм район мәгариф оешмаларында һөнәри юнәлеш бирү эше балалар бакчасыннан башлана.
-Укучыларга һөнәри юнәлеш бирү максатыннан районда 2022 елның 1 сентябреннән психологик-педагогик, инженер, аграр һәм медицина класслары ачылды. Югары уку йортлары белән килешүләр төзелде, дәрестән тыш вакытта түгәрәкләр эше оештырылды. Районның агросәнәгать комплексы өчен яшь һәм квалификацияле белгечләр әзерләү өчен Кадер һәм Сәвәләй авыл мәктәпләре базасында аграр класслар эшли, - диде чыгышында Эрнст Рәисович.
1, 4, 5нче мәктәпләр, Түбән Биш мәктәбе һәм татар гимназиясе базасында мәгариф оешмаларында кадрлар кытлыгын бетерү өчен психологик-педагогик класслар булдырылды. Ике мәктәп базасында инженерлык класслары эшли: 2 нче мәктәптә - математика һәм информатика, 7нче мәктәптә - математика һәм физика, ә 6нчы мәктәптә биоинженерия юнәлеше буенча. Укучыларны медицина өлкәсендәге һөнәрләрне үзләштерүгә мотивацияләү максатыннан 3нче мәктәп базасында медицина сыйныфы булдырылды. Дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында укучылар авыруларны карау буенча күнекмәләр, беренче ярдәм күрсәтү нигезләре ала.
Шәһәр-районның мәгариф учреждениеләре һәм предприятиеләре белән үзара хезмәттәшлек турында политехник көллият директоры Сергей Максимов чыгыш ясады.
-Зәй политехник колледжы - безнең муниципаль районда бердәнбер һөнәри белем бирү учреждениесе, ул энергетика, авыл хуҗалыгы, машина төзелеше, икътисади азык-төлек юнәлешләре буенча шәһәр һәм район предприятиеләре өчен белгечләр әзерли. 2022 елда көллият коллективы өчен төп бурычларның берсе - эш бирүчеләр элемтәләр оештыру. Әлеге эшнең нәтиҗәсе дип предприятие белгечләренең уку процессында катнашуы һәм студентларның производство практикасын узып, әлеге предприятиеләрдә эшкә урнашуын саныйбыз. ГРЭС, электр челтәрләре компаниясе филиалы белән хезмәттәшлек итәбез. Безнең студентлар бу предприятиеләрдә практикалар узып, күнекмәләр ала һәм алга таба эшкә урнашу мөмкинлеге дә каралган. Шәһәрнең башка эре предприятиеләре белән дә мондый хезмәттәшлек булдырасы иде, - диде чыгышында Сергей Васильевич.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны һөнәрләр дөньясына тарту турында - “Урман әкияте” балалар бакчасы мөдире Светлана Миронова, мәктәптә һөнәри юнәлеш бирүне оештыру турында 5нче мәктәп директоры Валерий Долгов чыгыш ясады.
Киңәшмәгә Эмиль Галеев йомгак ясап, яшьләребезнең белем алгач, туган шәһәрләренә кайтуы мөһим, бу юнәлештә ныклап эшлисе бар, диде.
Соңыннан киңәшмәдә катнашучылар ГРЭС музеенда булып, предприятиенең оешу тарихы белән таныштылар.
Фотолар муниципаль район советыннан һәм автор фотолары
Нет комментариев