Бүген Зәйдә район башкарма комитеты каршында эшләүче юл куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышында агымдагы елның алты ае эчендә юллардагы хәлнең торышы анализланды, иминлекне тәэмин итүнең мөһим аспектлары барланды.
Юллар торышы турында район юл иминлеге хәрәкәте инспекциясе башлыгы Рамил Гарифуллин хисап тотты.
- Агымдагы елда 195 юл-транспорт һәлакәтенең 18ендә кешеләр тән җәрәхәте алу, үлем очраклары бар. 18 кеше яраланды, 3се үлде. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда үлем очраклары да, юл-транспорт һаләкәтләре саны да артты. Алкоголь кулланып руль артына утыручылар да һаман борчуга сала. Моңа бәйләп авыл җирлекләре башлыкларыннан транспорт чарасына исерек килеш утыручылар турында оператив хәбәр бирүләрен сорыйбыз, - диде ул басым ясап.
Киңәшмә барышында мәктәп автобусларының балаларны йөртергә әзерлек торышы турындагы мәсьәлә дә күтәрелде. 15 августа автобусларны кабул итү оештырылачак. Әмма әлегә һәр автобус та йөртүчеләр белән тәэмин ителмәгән. Комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчечесе Эмиль Галеев бу темага аеруча җитди карап, мәктәп автобуслары өчен җаваплы булган “Авторитет” оешмасына катгый таләпләр куйды.
Сөйләшүләрдә юллар төзекләндерү, килеп туган проблемаларны чишү дә каралды.
Утырышка йомгак ясап Эмиль Галеев юл иминлеге өчен җаваплы һәр субъектка тиешле күрсәтмәләр бирде, күтәрелгән проблемалар буенча кабул ителгән карарлар турында киләсе утырышка хисап әзерләргә кушты.
Нет комментариев