Бүген – Халыкара балаларны яклау көнендә Зәйдә “Ишегалды лагерьлары” эше башланды. Аларда юл хәрәкәте иминлеге буенча аңлату эшләре алып бару өчен беренче дәресләр дә үткәрелде.
- Балалар юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү турында һәм яктылыкны кире кайтаручы элементларны йөртү буенча мәгълүматлар алдылар. Шулай ук, юл кагыйдәләрен дә бергәләп кабатлалык, - ди юл куркынычсызлыгы буенча пропаганда эшен алып баручы муниципаль хезмәткәр Елена Минһаҗева.
Нет комментариев