Новости Заинска 18+
Рус Тат
Юл куркынычсызлыгы

Зәйдә 8 яшьлек баланы машина бәрдергән

Юл фаҗигасе нәтиҗәсендә җәяүле бала төрле тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатылган.

Фото район ЮХИДИ бүлегеннән

12 июльдә 14 сәгать 20 минутта Никифоров урамының 66нчы йорты ишегалдында «КИА Сeed» автомобилен йөртүче 2015 елда туган балигъ булмаган баланы бәрдергән. Бала РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 4.5 пунктын бозып, транспорт чарасының булмавына инанмыйча, юлның йөрү өлешенә чыккан. Зыян күргән бала Чаллы шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү дәваханәсенә озатылган.

ЮХИДИ инспекторлары машина йөртүчеләрнең йорт ишегалларында тизлекне арттырмыйча йөрүләрен һәм игътибарлы булуларын сорыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев