«Уймак кыз» балалар бакчасында «Бала тормышы миңа бәйле» дигән акция узды.
Бакчада тәрбияләнүчеләр шәһәр урамнарына чыгып, үтеп баручыларның яктылыкны кире кайтаручы элементларның барлыгын тикшерделәр. Җәяүлеләргә аларның нәрсә өчен кирәклеген аңлаттылар. Акция кечкенәләргә һәм өлкәннәргә тагын бер кат юл хәрәкәте куркынычсызлыгы, һәм юл кагыйдәләрен үтәү мөһимлеген искә төшерде.
Нет комментариев