Зәйдә социаль хезмәтләр алучылар белән җылы очрашу узды
Зәйнең “Радость” үзәгенең өйдә социаль эш буенча белгечләре үз карамагындагылар белән эшләүдә эшнең төрле формаларын куллана.
Зәйнең “Радость” үзәгенең өйдә социаль эш буенча белгечләре үз карамагындагылар белән эшләүдә эшнең төрле формаларын куллана. Алар район мәдәният йорты каршында эшләүче автоклуб хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә эшлиләр.
Инвалидлар декадасы уңаеннан алар социаль хезмәтләр алучылар янында булдылар. Артистлар бәйрәм программасы әзерләгән иде, гармун моңнары астында яраткан җырлар яңгырады, җылы ихлас сөйләшү булды. Котлауларга социаль хезмәтләр алучыларның туганнары да кушылуы сөендерә, ди белгечләр.
Физик мөмкинлеге чикләнгәннәр шундый чара оештыручыларга рәхмәт белдерделәр һәм мондый очрашуларны ешрак оештыруны сорадылар.
Фотолар автоклубтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев