Зәй районы Түбән Лоҗы авыл кызлары мобилизацияләнгән егетләргә ярдәм итә
Мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм итү йөзеннән «Ярдәм янәшә» акциясенә Түбән Лоҗы авылы халкы да бердәм кушылды.
Кемнәрдер акчалата, кемдер әйберләтә китереп, үз өлешен кертергә тырышты. Авылның уңган хатын-кызлары җыелып сигез маскировкалау челтәре үрде, әле эш дәвам итә. Сания Хәйретдинова кызы Сәлимә белән күп итеп оекбашлар бәйләп тапшырган. Яшьләр белән беррәттән бер көн калмый йөргән хатын кызлар да бик күп. Вәсилә Калимуллина, Рәсилә Хәйретдинова, Нүрзия Исламова Сәлимә Хәйретдиновалар - шундыйлардан. Мәдәният йортына шәм ясау өчен банкаларны да авыл халкы бик күп китерә.
-Барысына да мең рәхмәт. Илгә килгән авырлыкны бергәләп күтәрергә кирәк. Егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Без монда кулыбыздан килгәнчә, ярдәм итәчәкбез,- ди мәдәният йорты мөдире Энҗүдә Исламова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев