Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Тимурның Яңа ел теләге тормышка ашты

Республикабызда күркәм традициягә әйләнгән “Теләкләр чыршысы” акциясе дәвам итә.

 Социаль хәле кыенрак булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның Яңа ел теләкләрен тормышка ашыруга юнәлтелгән әлеге чарада балалар да, хәйриячеләр дә теләп катнаша. Әлеге акция ярдәмендә күп кенә сабыйларның якты теләкләре тормышка ашты. Бу көннәрдә Зәйдә яшәүче Тимур Тимофеев та үзенең Яңа ел теләге тормышка ашуга шатлана. Тимур Кыш бабайга хат язып, аны “Теләкләр чыршысы” акциясендә катнашу өчен юллаган. ТР Дәүләт Советы "Чыршы бәйрәме"ндә аның хатын ачканнар, Тимур анда смартфон телефонлы буласы килү теләге турында язган булган. Малайга үзе теләгән Яңа ел бүләген ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов тапшырды.

Фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев