Сәвәләйнең маскировка челтәрләре үрүчеләренә командирның Рәхмәт хаты тапшырылды
Сәвәләй авылында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү максатында алып барылган эшчәнлекнең тукталып торганы юк.
Әлеге игелекле эшкә өйрәнеп, фронтка челтәрләр җибәрә башлауларына ел ярымнан артык вакыт узган. Шул вакыттан башлап, махсус хәрби операция зонасына 934 маскировка челтәре озатканнар. Аларның бердәм командасында 25ләп кеше.
Күптән түгел Сәвәләйдә маскировка челтәрләре үрүчеләр яда Кораллы Көчләр ветераны, II ранг капитаны Валентин Атласов булды.

- Сез үргән маскировка челтәрләре егетләребезнең гомерләрен саклап калуга зур өлеш кертә. Шуңа күрә сезгә бу игелекле эшегез өчен рәхмәтләрен җиткерәләр һәрвакыт. Бу эшегезне туктатмагыз, зинһар. Егетләр безгә ышана, бездән ярдәм көтә, - диде Валентин Александрович.
Шулай ук ул махсус хәрби операция зонасына барган саен командирларның волонтерларга Рәхмәт хаты җибәрүен дә белдерде. Шундый Рәхмәт хаты 29657нче хәрби часть командиры исеменнән Сәвәләйдә маскировка челтәрләре үрүчеләргә дә тапшырылды.

Челтәр үрүчеләрнең барысын да бер максат берләштерә – хәрби егетләргә хәлләреннән килгәнчә ярдәм күрсәтү.
"Безнең эшебез егетләребезне дошман күзеннән сакларга ярдәм итә икән, бу - иң мөһиме, без алар туган җирләргә әйләнеп кайтканчы тырышачакбыз”, - ди волонтер хатын-кызлар.
Валентин Александрович Сәвәләйдән махсус хәрби операциядә ктаншучы егетләрнең батырлыгы турында да сөйләде. Шуларның берсе – хәрби зонада “Дядя” позывноен йөртүче Иван. Иван күрсәткән каһарманлыгы өчен “Хәрби батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. Әлеге медаль - Россия дәүләт бүләкләренең берсе һәм хәрбиләр өчен тышкы аерымлык билгесе булып тора. “Дядя”га үз тормышын куркыныч астына куеп, хәрби иптәшләрен яу кырыннан коткарырга да туры килгән. Аның энесе “Туча” да махсус хәрби операциядә Ватаныбыз иминлеген саклый.
Очрашуда Сәвәләй авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаков, авылның актив кешеләре, Ак дәдәйләре Владимир Кашаев, Иван Смирнов та катнашты.
Волонтерларга Марс Гуреев гармунда уйнап иң матур җырларын бүләк итте. Челтәр үрүчеләр үзләре дә аңа кушылып җырлап та алды.
Очрашу чәй табыны артында дәвам итте. Челтәр үрүче апалар шулай аларны хөрмәтләп, ял киче оештырганнары өчен рәхмәт белдереп кунакларны озатып калдылар.
Фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев