Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Надежда Хәбибуллина: “Мондый вакытта бердәм булырга кирәк”

Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә ярдәм итүне оештыручылар олы хөрмәткә лаек.

Бу бездән бердәм булуны таләп иткән вакытта кем ничек булдыра ала, шулай ярдәм күрсәтергә тырыша. Кемдер оекбашлар бәйли, окоп шәмнәре, өшүдән саклаучы шәмнәр ясый, кемдер акчалата ярдәм итә. Ә кемнәрдер җыелган ярдәмне туплап, төргәпләп, тәртипләп билгеләнгән урыннарга озата.

Надежда Хәбибуллина да - бу игелекле эштә башлап йөрүчеләрнең берсе. Ул шәһәр һәм авыллар халкын да бу мөһим эшкә тарта.

-Авылыбыз кибетчесе Надежда тырышлыгы белән Югары Мәлем авылы мәктәбендә маскировкалау челтәрләре үрә башладык. Ул үзе дә буш вакыты булуга егетләргә оекбашлар бәйли, авыл халкына да җепләр алып кайтып бирде. Бу эшкә якын тирә авыллар халкы да кушылды. Мәрхәмәтле, тынгысыз җанлы ул Надя, без аңа рәхмәтле, - ди Югары Мәлем авылыннан Разия Рамазанова.
Надежда күп авыллар белән элемтә булдырган. Кирәк булса, ул авылга җебен илтеп бирә, ә инде егетләргә дип җыелган әйберләрне авыллардан үзе үк барып та ала.

-Туган яктан ярдәм алу, безнең терәк булуыбызны тою егетләребез өчен бик мөһим. Барыбызның да бер теләк – ир-егетләр туган якларга, гаиләләренә исән-сау кайтсын! Өлкәннәр ярдәмгә бик теләп кушыла, яшьрәкләр арасында битараф булучыларның булуы күңелне борчый. Хәрбиләр өчен кирәкле булган башка әйберләр белән бергә изге теләкләр язылган балалар хатларын-рәсемнәр дә җибәрәбез. Алар мондый хатларны көтеп алуларын әйтәләр. Бердәмлектә көч бит, бу барыбызның да чын күңеленнән башкарылган ихлас гамәле. Ярдәмгә кушылучыларга рәхмәт, - ди Надежда.
Шулай ук бу көннәрдә чираттагы гуманитар ярдәм белән җибәрү өчен буржуйка-мичләр ясау эшенә дә керешәчәкләр. Моның өчен калайлар, шарнирлар, торбалар, дисклар, газ баллоннары кирәк, ди оештыручылар.

Оекбашмы, акчамы, дарумы, кем ничек булдыра ала, шулай ярдәм итә – ярдәмнең бәһасе юк аның. Хәтта елмаю да – кайгырту, сүз дә – ярдәм. Рухландыра, өмет уята торганнары, билгеле. Андыйларын күбрәк, ешрак әйтик. Кемнең кемлеге авыр вакытта беленә бит.

Фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

8

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев